Зур Әтрәч җирендә ХІІ-ХIV гасырларда Болгар цивилизациясе авылы – Мең өйле Шонгаты урнашкан. Ул үзенең мәдәнияте, тәңкә ишегалды белән дан тоткан. Аның кызыклы тарихы турында галимнәрнең хезмәтләре һәм сакланып калган борынгы зират сөйли. Нәкъ менә биредә 2007 елдан башлап, татар драматургы, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин инициативасы белән “Әтрәч укулары” үткәрә башлаганнар.
(Тәтеш, 17 июнь, "Тәтеш таннары"). Узган якшәмбедә Зур Әтрәчтә чираттагы укулар узды, анда район һәм республиканың дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре, авыл халкы катнашты.
Чараны Тәтеш районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов дога белән башлап җибәрде, аннары ул үзенең вәгазендә кешелек кыйммәтләренең – рухиятнең, иманның, әхлаклылыкның мөһимлеге турында искә төшерде.
– Бу изге урын, ул безнең тарихыбыз. Без аны сакларга тиеш, – диде Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов “Әтрәч укулары”нда катнашучыларны сәламләп. Рәмис Хатыйп улы чараны оештыручыларга – туган якны өйрәнүче һәм “Шонгат” фонды директоры Мөнир абый Вәлиевка, “Нур” агрофирмасы җитәкчесе Радик Нургалиевка, авыл җирлеге җитәкчелегенә һәм авыл халкына рәхмәт белдерде, Зур Әтрәч авыл җирлеге активистларына Рәхмәт хатлары тапшырды, барысына да игелекле эшләр, сәламәтлек һәм иминлек теләде.
Чарада катнашучылар үз чыгышларында халык мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, туган телләрне саклау кирәклеге турында сөйләштеләр.
– Борынгы җиребезгә игътибар һәм мәхәббәт өчен рәхмәт, бу бик мөһим. Ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне сакламасак, без кем булыр идек? Гореф-гадәтләребезне саклап калу һәм тарихыбызны киләчәк буыннарга тапшыру безнең бурычыбыз, – диде туган якны өйрәнүче Мөнир абый Вәлиев, ул берничә ел материаллар җыйган, борынгы авыл тарихы буенча архивлар белән эшләгән һәм “Мең өйле Шонгаты, яки Әтрәч кенәзлеге тарихы” китабын нәшер иткән.
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин район халкына үзенең халык чыганакларына сак караулары өчен рәхмәт белдерде, аннары ул районның “Ак калфак” җитәкчесе Рима Сафиулловага җәмәгать эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рәхмәт хатын һәм медаль тапшырды. Кече Әтрәч авылы мәдәният йорты директоры Хәлил Мәгъсумов һәм “Нур” агрофирмасы җитәкчесе Радик Нургалиев татар халкы үсешенә өлеш керткән өчен Бөтендөнья татар конгрессы медале белән бүләкләнде.
– Авыл халкының тарихи урынына кадер-хөрмәт белән каравы сөендерә, чөнки аларның авылы кайчандыр Әтрәч кенәзлегенең үзәге булган, – диде журналистка районның татар милли- мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова.
– Күп кенә галимнәрнең игътибары Шонгатыга, аның борынгы җиренә юнәлтелгән. Бу борынгы җирлекнең тарихын алга таба да өйрәнергә кирәк, – дип фикерләре белән уртаклашты районның “Ак калфак” җитәкчесе Рима Сафиуллова.
Әтрәч укулары догалар белән тәмамланды. Аннан соң кунакчыл әтрәчлеләр кунакларны “Изгеләр чишмәсе” янында чәй белән сыйладылар.
Нет комментариев