Тәтештә хәзер “Өяз шәһәре сәгате” бар
Көн темасы

Тәтештә хәзер “Өяз шәһәре сәгате” бар

Тарихи-сюжет композициясе янында үзеңне сәүдәгәрләр Тәтешендә итеп күзаллыйсың – барысы да “җанлы”.

(Тәтеш, 7 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Инга Сәфәрова, Галина Таҗетдинова фотосы).Грант акчасына, безнең районбашлыгы Рәмис Сафиуллов ярдәмендә Тәтеш үзәгенә “Өяз шәһәре сәгате” урнаштырылды.

Тәтеш ягы тарихы музееның иҗади коллективы беркайчан да бер урында гына тормый һәм тәтешлеләрне генә түгел, шулай ук шәһәребез кунакларын да үзләренең проектлары белән гаҗәпләндереп торуны дәвам итә. Сәләтле музейчылар үзләренең директорлары, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Наталья Понедельникова җитәкчелегендә менә быел да яңа төрдәге, кызыксындыргыч, үзенчәлекле һәм белемле итеп төзелгән проектларын уңышлы башкарып, аңа би­релгән грант акчасына борын­гы вакытларны чагылдырган фонарь һәм түгәрәк эскәмия белән “Өяз шәһәре сәгате”н ясау мөмкинлеген тормышка ашырдылар. Әмма күренешне тулысынча яктыртып бирә алу өчен, Городничий (Өяз шәһәренең административ-полиция башлыгы) сыны кирәк булган, һәм Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов әлеге уй-теләкне чынга ашырырга ярдәм иткән.
Хәзер шәһәребез үзәгендә тарихи-сюжет композициясе – фонарьлар белән сәгать һәм ял итәр өчен эскәмия, Городничий һәм аның янәшәсенә чабаталар урнаштырылды, чөнки, риваятьләр буенча “Тәтештә Городничий да чабаталар үргән”. “Республикабыз һәм музей өчен данлыклы елда яңа җәлеп итү ноктасы булдыра алуыбыз ихластан сөендерә. Бу Тәтеш елъязмасыннан тагын бер тарих, ул шәһәрлеләрне һәм кунакларны шәһәребезнең төп яшәеше, борынгы урамнарның исемнәре, риваятьләре белән таныштыра. Мондый проектлар ярдәмендә Тәтеш хәтта Татарстан чикләреннән ары да танылу ала бара. Проект шәһәрнең тарихи өлешен яңа күренеш белән тулыландыру, безгә кадәрге булган тарихи-мәдәни мираска җан өрү, Тәтешнең тормыш-көнкүрешен һәм гүзәллеген саклау, шулай ук туристлык йөзен ныгыту мөмкинлеген бирә”, – дип уртак­лашты безнең белән ­Наталья ­Понедельникова.

Урынын озак сайлаганнар, ­скуль­п­­­тураның шәһәрдәге тари­хи-сәүдәгәр өлешендә һәм аның Тәтешкә кергәндә күренеп торган җирдә булуы мөһим булган. Шуңа күрә шәһәрнең ике үзәк урамы кисешкән урын, элек әйтеп йөртелгәнчә, “иң кайнап торган почмакларның берсе” сайлап алынган да инде. 

“Узып йөргәндә исән­лә­шә­чәкбез һәм теләк теләя­чәкбез, бигрәк тә изгелек теләүче, артист Е. ­Леоновка охшаган”, – дип яза Городничийның сыны турында шәһәрле Роза Преснова. 
“Нинди шәп! Сәгате булган үзебезнең истәлекле, кыскасы, “очрашу урынын үзгәртергә ярамый” дип әйтерлек урын барлыкка килде”, – дип яза Тәтештән күп балалы ана Регина Емельянова. 

“Гаҗәеп яхшы, афәрин, Тәтеш­нең елдан-ел матурлана баруына бик шатмын”, – дигән шәрехләмә язган тәтешле, хәзерге вакыт­та башка шәһәрдә яшәүче ­Людмила Чувашлова, композицияне урнаштыру ту­рындагы фоторепортажны күргәч. Казаннан скульптор Фәнил Вәлиуллин һәм үз эшенең остасы Вячеслав Чатуровның искиткеч хезмәтен билгеләп үтәргә кирәк, карагыз әле, Городничий чынлыкта да “тере” шикелле, әйтерсең лә менә хәзер ул кузгалып китәр һәм алга таба атлар кебек тоела. Кече архитектура күренешен урнаштыруда тәтешле Таһир Арсланов җитәкчелегендәге төзелеш оешмасы һәм Тәтешнең җылылык челтәрләре җитәкчесе Руслан ­Полозов булышлык күрсәтте.


1885 елдан Казан губер­ния­сенең шәһәр җирлек­ләре исемлеге буенча, күп сандагы һөнәрләр һәм кәсепләр арасында тәтешлеләрнең күпчелеге чабата үрү белән шөгыльләнгән. Петр I 
“чабата үрүдән дә катлаулырак һөнәр юк” дип әйтүгә карамас­тан, Тәтеш өязендәге һәр йортта чабата үрә белгәннәр. Шәһәрдә тулы бер бистә Лаптевка дип атап йөртелгән. Тәтеш өязендә соңрак шундый ук исемдә – Лаптевка дигән авыл барлыкка  килгән. 
В. И. Даль җыентыгындагы халык мәкальләре арасында “Тәтештә Городничий чабаталар үрә” дигән язма бар. Коллеж асессоры, 1782 елның 18 мартыннан Тәтешнең Городничий дәрәҗәсендә булган Николай ­Евстифеевич Волков җирлектәге осталарның чабаталары белән мактанырга яраткан, ул үзе дә халык һөнәреннән читләшмәгән. Килгән кунакларның барысына да һичшиксез чабаталар бүләк иткән, тегеләре үз чиратында, шатлык хисләре белән, шәһәргә яхшы ниятләрдә кулланырга акча биргәннәр. Шул вакыттан алып Тәтештә Городничий үзе дә чабаталар үрә дип сөйли башлаганнар. Тәтеш чабаталары йомшак, чыдамлы, һәм тузмый торган булган. Җирлектәге күмәчне дә хәтта “чуаш чабатасы” дип йөрткәннәр, чөнки ул үзенең рәвешен һәм кабарынкылыгын озак саклаган. Бурлаклар Тәтешкә җиткәч, нәкъ тә биредән чабаталар сатып алыр өчен туктаганнар.

Музей коллективы хәзерге вакытта яңа проект өстендә эшли, ул шулай ук шәһәр мохитен җанландырырга, Тәтешнең тарихи үзәгенә соклану, моның белән беррәттән үзенчәлекле “йөз” сак­ланышын өстәп, андагы тарихи вакыйгаларны яңартырга ярдәм итәчәк.     

 


Нет комментариев