Монастырский мәдәният йортында авыл үзешчәннәре әзерләгән концерт программасы аерым бер җылылык белән узды.
(Тәтеш, 28 апрель, “Тәтеш таңнары”). Бәйрәм кунаклары чара башланыр алдыннан гадәттәгечә гамәли бизәлеш-кулланма сәнгать иҗаты күргәзмәсе белән таныштылар. Монастырский җирлеге күптәннән инде халык һөнәрчеләре белән дан тота. “Оста куллар” түгәрәгенең яшь катнашучылары ясаган кул эшләре матурлыгы һәм гаҗәеп сыйфатлы булуы белән сокландырды. Авыл кешеләре үзләре бәйләгән әйберләрне, сәйләннән гөлләмәләрне, картиналарны һәм хәтта күн сумкаларны, Юлия Тимарина балалар өчен үзе теккән рус халкы киемнәренең матур төрләрен тәкъдим итте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сәхнә костюмнарының барысы да әлеге оста куллы авыл хатын-кызы тарафыннан яки аның җитәкчелегендә тегелгән. Николай Шмагин, Лидия Сальцина, Галина Борисова, Валентина Севастьянова, Екатерина Латышева һәм башкаларның бизәкле әйберләре әсир итте. Өстәлләрдәге милли ризыклар үзләренең төрлелеге белән аерылып торды. Җирлектә яшәүчеләр үзләренең һәр нәрсәгә оста икәнлекләрен күрсәттеләр.
Бәйрәм аулак өйдә кичке утырмага чакырудан башланды. Кунакларны киң күңелле хуҗалар колач җәеп каршылады.
– Сезнең җирлектә үз сәләтләре белән сокландырырлык кешеләр бик күп. Легендар Иван Шмагин, танылган оста Юлия Тимарина яши, – дип билгеләп үтте үзенең сәламләү сүзендә район башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы урынбасары Алена Федорова. – Һәм тагын йолдызчыклар, яшь талантлар да бик күп, алар ярдәмендә авылның күркәм даны саклана”.
Күңелле җыр бәйрәме
Тамаша шигъри юллардан башланып китте. Виктор Михайлов башкарган җыр күңелләрне җилкендерде. Аңа Юрий Угаров гармунда уйнап торды, ул монастырскийлыларны концертларда берничә елдан бирле хуплап килә. Кемдер кашыкларга бәреп уйнады (Алена Латышева), кемдер җырлады. “Селяночка” ансамбленең җыры йөрәк түрләренә үтеп керде. Алина Емелюхина, Марина Тимарина, Нина Семенова, Марина Наумова, Светлана Грошева, Наталья Толпекина, Людмила Похлебкина тамашачыларны сөендерергә бик тә тырыштылар. Александр Латышев һәм Екатерина Латышева йорт хуҗалары булып уйнадылар. Башлангыч мәктәп-балалар бакчасы коллективы “Май чабу” йоласының бар нечкәлекләрен ачты. Тирә-юньдә каеш сбруй остасы буларак танылган Иван Шмагин сәнгатьле итеп шигырь сөйләде. Чынлап та, Монастырский җирлегендә талантлы, җырларга һәвәс кешеләр яши. Театральләштерелгән күренештә катнашучылар туган җирнең, хезмәт куюның, якыннарны кайгыртуның, һәр көнгә сөенүнең тормышта иң мөһим булып торуын күрсәттеләр.
Чара татар һәм рус телләрендә “Туган як” җыры белән тәмамланды. Бәйрәмне әзерләүчеләр һәм тамашачылар алдында чыгыш ясаучыларның барысы да сәхнәгә чыкты, зал аларны аягүрә басып алкышлады.
Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган “Без бер гаиләдәй яшибез!” дигән милли мәдәният фестиваленең I этабы менә шундый онытылмаслык тәэсирләр белән тәмамланды.
– Иҗат отчетлары барлык өметләрне аклады. Тамаша кабатланмас күренешләре һәм шактый оста итеп башкару дәрәҗәсе белән аерылып торды, – дип нәтиҗә ясадылар жюри әгъзалары. – Барлык җирлекләр дә бик тырыштылар. Алар күңелләрне җәлеп итәрлек концерт программалары күрсәттеләр.
Нет комментариев