Районның Татар милли-мәдәни үзәге татар халкының телен һәм гореф-гадәтләрен саклауны, үстерүне, милли тәрбияне торгызуны максат итеп куя.
(Тәтеш, 16 июль, "Тәтеш таннары"). Районның Татар милли-мәдәни үзәге эшчәнлеге турында безгә аның җитәкчесе Асия Ибраһимова сөйләде.
– Без мәдәни-тарихи кыйммәтләрне өйрәнү, саклау һәм куллану белән шөгыльләнәбез, халкыбызның рухи мирасын өйрәнәбез.
Үзәгебезнең эшчәнлеге “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы белән тыгыз бәйләнгән. Аның филиалы 15 бүлек белән шәһәр һәм авылларда дүрт ел элек төзелгән иде. Филиалны “Колос” агрофирмасы һәм “Р. Г. Сафиуллова” КФХ җитәкчесе Рима Сафиуллова җитәкләде.
Безнең барлык идеяләребезнең, социаль проектларыбызның уңышлы тормышка ашырылуы бик куанычлы. Рима Гумеровна белән бергә без районның барлык балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, “Акчарлак” һәм “Карлыгач” сәламәтләндерү лагерьларында булдык, шулай ук картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр янына да барабыз. Елдан-ел оешманың киң колачлы эшчәнлегенә җәлеп ителгән тәтешлеләр саны арта бара. Балалар һәм яшьләр барлык чараларда да теләп катнашалар, әйтик, районның дини оешмасы белән берлектә үткәрелгән “Шәҗәрә” бәйгесендә катнашучылар күп булды. “Каз өмәсе”, “Нәүрүз”, “Мин бит татар малае”, “Татар кызы – нәни энҗеләр”, “Карга боткасы”, “Килен төшү”, “Әбиемнең күңел сандыгы” һәм башка бәйрәмнәр искиткеч уза. Һәр авылда диярлек театр осталыгын күрсәтүче коллектив бар.
Нәкъ менә Тәтештә “Татар кызы – 2020” республика конкурсының зона этабы узуы бик күңелле күренеш булды.
Зур Әтрәчтән Фәйзуллиннар һәм Тәтештән Йосыповлар гаиләләре “Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – тарихта без эзлебез” республика бәйгесендә нәтиҗәле чыгыш ясавы белән горурланабыз.
“Иделкәй” вокаль ансамбле район һәм республика күләмендәге чараларда, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда уңышлы чыгыш ясый.
“Әтрәч укулары” районда гына түгел, республикада да зур танылу алды. Шулай ук ел саен “Уйнагыз, гармуннар” республика конкурсында, “Татарча диктант” Бөтендөнья акциясендә актив катнашабыз. “Татарча диктант”та быел иң өлкән катнашучы – Кызыл Тархан авылыннан 85 яшьлек Саимә Сәйфетдинова булды.
Иҗат кешеләре белән очрашабыз, шагыйрьләр һәм язучыларның туган көннәрен билгеләп үтәбез, Тукай һәм Җәлил укулары үткәрәбез.
Бездә активистларны гына түгел, игелек кылучыларны да җыеп “Изге Болгар җыены”на бару матур традициягә керде, күп балалы гаиләләр, тәрбиягә алынган балалар, ятимнәр өчен авыл хуҗалыгы җитәкчеләре ярдәме белән Казанга экскурсияләр оештырабыз. Татар халкының телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү буенча максат һәм бурычларны без Тәтеш районы башкарма комитетының мәгариф, мәдәният бүлекләре, “Авангард” газетасы редакциясе, районның “Ак калфак” иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән бергә үтибез.
Әгәр халык үз тарихын белә һәм бәяли икән, аның киләчәге дә бар дигән сүз.
Тәтеш районы күпмилләтле. Халыклар арасындагы дуслык – безнең иң зур байлыгыбыз.
Нет комментариев