Авылга гашыйклар
Кешеләр

Авылга гашыйклар

Күп балалы Елена һәм Юрий Беловлар Кашканы дөньяда иң матур урын дип саныйлар.

(Тәтеш, 26 июль, «Тәтеш таңнары», Галина ТАҖЕТДИНОВА (автор фотосы) ).  Яшьләр 30 ел элек Яр Чаллыда институтның юмор кичәсендә танышалар, кыз башлангыч сыйныфлар методикасы факультетында укый, егет – физкультура укытучысына.

Юрий әйтүенчә, әлеге туташның үз тиңе булуын ул шунда ук аңлый, һәм чибәркәй дә аның хисләренә уңай җавап бирә. Шул вакыттан алып алар үз тормышларын бер-берләреннән башка күз алдына да китерә алмыйлар һәм, озак уйлап тормыйча, икенче курстан соң күңелле итеп туй уздыралар.

“Мин Грузиядән, алты яшь чакта гаиләдәге кечерәк туганнарымны карарга ярдәм иттем, башлангыч сыйныф укытучысы булырга хыялландым, – дип сөйли Елена Владимировна. – Әнием мин дипломлы белгеч булгач, үз якларыбызга кайтырмын дип өметләнде”.

Әмма бу алай булып чыкмый, чөнки ире туган авылы Кашкадан китәргә кискен рәвештә каршы төшә, һәм, “Энә кайда бара, җеп тә шунда” дигән гыйбарәгә таянып, яшь хатын иренең кече ватанына юл ала.
Беловлар гаиләсе һәм кашкалылар Еленаны үзләренекедәй кабул итәләр, ә олы кызлары тугач, ул җирле башлангыч мәктәптә укыта башлый. “Анда барысы да өйдәге кебек иде: кечерәк кенә бина башта мич белән ягылды, укучыларның саны җидедән дә артмады, 25 ел педагог­лык эшчәнлегем авылда узды”, –  ди тәҗрибәле укытучы канәгатьлек белән.

Ни аяныч, соңгы елда инде мәктәп яшендәге балалар калмый, мәктәпне ябалар, һәм Елена Владимировна Тәтештәге 1нче мәктәпкә эшләргә күчә. “Иң мөһиме – яраткан эшем, балалар белән шөгыльләнергә мөмкинлегем бар”, –  дип инана ул.  

Ире дә хатынын тулысынча хуплый: “Молодец, машинаны үзе йөртә, шулай булгач, авылга кайту мәшәкать тудырмый, һәр кешенең үзен җайлаштыру хокукы бар”.

Юрий Михайлович нәрсә хакында сөйләргә икәнлеген белә: ул үзе дә урман хуҗалыгындагы умартачы һөнәрен чын күңелдән ярата. Шушы вакыт эчендә тыйнак кеше өч умарта оясын кырыкка кадәр җиткерә. Ир-ат “канатлы эшчәннәр”нең холкы, чирләре, алар тарафыннан җитештерелгән шифалы ризыклар, дәвалану үзлекләре  турында берөзлексез сөйли ала. 

Әмма иң әһәмиятлесе ир белән хатынны бер-берләренә, гаиләгә, Кашкага карата булган мәхәббәт берләштерә. Авыл кешеләренең хөрмәтен яулаган Юрий Белов җирлектә өченче ел рәттән депутат булып тора, күптән түгел генә хатынына да шундый ышаныч күрсәтелгән.

“Бездә халык бик тату, –  дип уртак­лашалар алар. – Әле ул чакта үзара салым программасы юк иде. Кашка оешуның 90 еллыгын бәйрәм иткәннән соң, барыбыз бергә җыелып зиратны коймалап алырга уйладык, акча җыя башладык, ахыргы эшне инде финанс ярдәме  буенча төгәлләдек, тәртип өчен җаваплы итеп Аркадий Николаевич Деминны билгеләдек. Уртак җитешлеккә хәзер барысы да үз өлешен кертергә тырыша – авыл кешеләре дә, дачниклар да акча бирә. Авылның 100 еллыгын бәйрәм итү теләге бар”.
Ир белән хатын якташларының осталыклары белән горурланалар, һәрвакытта ярдәмгә килергә әзер торган бик яхшы эретеп-­ябыш­тыручылар, электриклар, бал­та осталары бар. Алар шулай ук кешеләрнең территорияләрне җыештырганда, төрле чаралар оештырганда бердәмлекләрен дә билгеләп үтәләр.

“Клуб җәлеп итү үзәге булып тора, аның хуҗасы – Татьяна Демина. Биредә матур бәйрәмнәр уздырыла, шәһәрдә яшәүче кашкалылар да кайталар, якташлар очрашырга, аралашырга тиеш”, – дип фикер йөртәләр ир белән хатын. Алар җәй айларында авылда балалар тавышы яңгырап торуына сөенәләр, чөнки тормышта барлык игелекле һәм яхшы гамәлләр ата-ана бусагасыннан ук өйрәтелә, дип саныйлар Юрий белән Елена.
Беловлар гаиләсендә өч бала. “Аларны тыйнак итеп үстерергә тырышабыз, сайлау иреге бирәбез, – диләр ир белән хатын. – Олы кызыбыз Ярослава – режиссер, балалар һәм өлкәннәр өчен төрле чаралар оештыра, Валерия – Казан энергия институты студенты, улыбыз Макар спорт секция­ләренә дә, иҗади берләшмәләргә дә йөри”. Алар тормышта нинди генә һөнәр сайласалар да ата-аналарның бурычы аларны лаек­лы кешеләр итеп тәрбияләү, дип саныйлар Беловлар.


Нет комментариев