Балаларны чиксез ярата
Кешеләр

Балаларны чиксез ярата

Николай Некрасов шигырендәге: “Укытучы! Синең исемең алдында тыйнак кына тез чүгәргә рөхсәт ит!” – дигән юллар 40 еллык стажы булган математика укытучысы Зоя Николаевна Мальченкога бик хаклы рәвештә туры килә дип әйтергә мөмкин.

(Тәтеш, 27 август, «Тәтеш таңнары», Инга СӘФӘРОВА, автор фотосы).  Ул үзенең бөтен гомерен яраткан һөнәренә багышлады һәм лаеклы танылу, күп сандагы укучыларының, хезмәттәшләренең хөрмәтен яулады. Зоя Николаевна фидакарь хезмәте өчен РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, ТР Мәгариф һәм фән минис­трлыгының “Мәгарифтәге хезмәтләре өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде. 

Ул ТАССРның Куйбышев (хәзерге Спас) районы Полянка авылында туа. Әтисе Симанов Николай Ильич товарлыклы-сөтчелек фермасында мөдир булып хезмәт куя, әнисе Александра Алексеевна – хат ташучы. Кайчандыр Александра Алексеевна укытучы булырга тели һәм хәтта Тәтеш педагогия училищесына укырга керә, әмма шәхси сәбәпләр аркасында авылга кайта һәм эшли башлый. Ә аның хыя­лын тормышка ашырган кызы Зоя Николаевна болай дип искә төшерә: “Һөнәр сайлаганда әнием йогынты ясады. Ул мәктәпкә почта китергәндә укытучыларның дәрес биргәннәрен тыңларга ярата иде. “Әйдә, Зоюшка, укытучылыкка бар”, – диде ул миңа бервакыт. Һәм мин әнинең сүзен тыңладым”.

Зоя Николаевна яхшы укыганы өчен авыл мәктәбен мактау грамотасы белән тәмамлап, Тәтеш педагогия училищесына башлангыч сый­ныфлар мөгаллимәсенә укырга керә, аны кызыл дип­ломга тәмамлый. Укуын Казан педагогия институтында дәвам итә, ләкин инде физика-математика бүлегендә. Институтның 4нче курсында Зоя Николаевна Тәтеш егете Сергей Федорович Мальченкога кияүгә чыга. Аннары Тәтештәге 1нче урта мәктәптә практика уза, бу вакытта анда каенанасы Мария Александровна математика укытучысы булып эшли торган була. “Ул чакта ук инде, студент-практикант буларак, дәресләрдә әлегә кадәр нәтиҗәле дип санала торган турыдан-туры бирем биреп укыту технологиясен файдаланырга тырыштым, һәм диплом эшемнең темасы да “Мәктәптә математиканы турыдан-туры бирем биреп укыту” булды. 1нче мәктәпнең директоры Михаил Александрович Басов та шулай ук әлеге методик тема буенча эшләде, мин аңа остазым булганы өчен рәхмәтле. Шуңа күрәдер, мөгаен, практикадан соң Казанга китәргә вакыт җиткәч, ул әйтте: “Безгә эшләргә кайтыгыз, без сезнең белән – тарафдарлар!” Мин бик рәхәтләнеп риза булдым, чөнки Тәтеш егетенә кияүгә дә чыккан идем (елмая – автор искәрмәсе). Шулай итеп мәктәптә унөч елга эшләп калдым”, – дип уртаклаша педагог. Эшләү дәверендә талантлы укытучы Зоя Мальченко тәтешлеләрнең берничә буынына матема­ти­кага кызыксыну һәм мә­хәббәт уята алган, аларның күбесе хәзерге вакытта районыбызда гына түгел, шулай ук аның чикләреннән тыш та җавап­лы урыннарда хезмәт куя.

Бервакыт мәктәп чыгары­лыш­­­ларының, ал­тын­ ме­­­­даль­гә дәгъва кы­лу­чы­ларның, мәҗбүри ат­тес­тациясендә Зоя Николаевна пед­училищедагы хезмәттәше Владимир Александрович Гришин белән очраша. “Ул без бергә эшләргә тиеш дип әйтте, чөнки безнең белем һәм методик укытуның барлык таләпләре бертөрле. Һәм эшкә чакырды, мондый тәкъдим бәһасез иде, педагогия училищесында һәрвакытта иң тәҗрибәле укытучылар гына эшләде”, – дип искә ала ул. Көчле педагогның чакыруы Зоя Николаевнага яңа эшчәнлек юнәлеше – башлангыч мәктәптә математика укыту методикасын өйрәнү һәм укытуны сайларга этәргеч бирә. Педагогия училищесында 26­ ел эшләү дәверендә Зоя Мальченко укытучыларның тулы бер төркемен әзерли, булачак белгечлек сайлауда – математика укытучысы булуга – нәкъ тә менә ул тәэсир итә. Аның укучылары, хәзер инде үзләре тәҗрибәле укытучылар булып җите­шү­челәр белән аралашкач,­ алардан шактый җылы сүз­ләр ишеттем: “Тыйнак, үзенә таләпчән мөгаллимә Зоя Николаевна безнең өчен гомер буе үрнәк булды”. 

Гәҗит битеннән яшь укытучыларга киңәш бирүе турында үтенгәч, Зоя Николаевна болай диде: “Укытучы белгечлегенең  һөнәр түгел, ә тормыш рәвеше икәнлеген истә тотарга кирәк. Укытучы өчен иң мөһиме – балаларны чиксез ярату һәм үз фәнеңне тирәнтен белү. Бары тик әлеге шартларда гына укытучылык хезмәтеннән канәгатьләнү алырга мөмкин”. 
“Сез бәхетлеме?” – дим.

“Кеше бу хакта уйламаганда, аны әле аңламый... Мин үземне бәхетле дип саныйм. Мин яшим һәм тормышка сөенәм. Улларымны, укучыларымны, туган ягыма әйләнгән Тәтешне һәм анда яшәүчеләрне яратам”, – дип уртаклашты педагогия хезмәте ветераны. Ә бит тормышка шундый күтәренке рух белән карарга өйрәнеп була. 
Зоя Мальченко – зирәклеге, белеме, тәртибе, файдалы киңәшләре белән үзенең укучыларының шәхесенә һәм язмышына йогынты ясый алучы, ул үзе дә кешеләргә бүләк итә торган яратуны тоеп яшәүче педагогларның берсе. Нәкъ тә менә шундый укытучылар турында гасырлар буена җитәрлек дан өстәп торган китаплар һәм шигырьләр язалардадыр, мөгаен.
  


Нет комментариев