Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кешеләр

Бөтен республиканы әйләнеп чыккан

Тәтештән Николай Пирогов – стажлы шофер, аның бар гомере машина руле артында узган, дип әйтергә була.

(Тәтеш, 13 сентябрь, "Тәтеш таңнары").  Николай Николаевич пен­сиядә, аның хәзер буш вакыты кирәгеннән артык күп. “Дөрес, сигез сутый яшелчә бакчасында хатыным белән бергәләп эшлибез”, – ди ул. Аны өйдә очратуы кыен чак­лар да булган.

Николай Николаевич Иоковода күп балалы гаиләдә туган. Сигезенче сыйныфтан соң Монастырскийдагы училищега укырга кергән, анда машина һәм авыл хуҗалыгы техникаларын йөртүне үзләштергән. Туган авылына кайткан, тракторда эшләгән. Аннары – армиядә хезмәт иткән, шуннан соң “Сельхозтехника” предприятиесенә эшкә урнашкан.

“Башта вакытлыча бер йортта яшәп тордык, ә 1974 елда фатир алдык. Аннары балаларыбыз туды, тору урынын киңәйтергә кирәк иде, зуррак торак бирделәр”, – дип уртаклаша ул. 
Николай Николаевич шофер-экспедитор булып эшләгән. “Бөтен Татарияне әйләнеп чыктым, Курскида, Орджоникидзе, Уралда булдым. Бишкектан “Сельхозтехника” өчен ун машина алып кайтуны хәтерлим, – дип сөйли ул. – Шофер һөнәре тәртипкә генә салып калмыйча, шулай ук һәрвакытта аек булуны да таләп итә”. 

Үз эшемне бик яраттым, предприятиегә йөк белән кайткач, файдалы эш башкаруыма күңелем сөенә иде, ди. Николай Николаевичның “Хезмәт ветераны” һәм “Тугыз бишьеллык ударнигы” билгеләре аның үз эшенең остасы булуын раслый.

“Сельхозтехника” ябылганнан соң, ул берничә ел шәһәрдәге челтәр оешмасында шулай ук шофер булып хезмәт куйган, шуннан лаеклы ялга чыккан. 

Хатыны Раиса Архиповна белән өч малай тәрбияләп үстергәннәр. “Өйләнешкәнебезгә киләсе елга илле ел була, янәдән никахыбызны яңартачакбыз”, – ди Николай Николаевич, әллә шаяртып, әллә җитди итеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев