Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 833 бала туган
Ләйлә Фазлыева фикеренчә, бу - Яңа ел алып килгән иң шәп саннарның берсе.
(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Республикасында Яңа ел бәйрәмнәрендә 833 бала туган. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
“Яңа ел ялларында республикабызда 833 бала туды. Бу – искиткеч Яңа ел атнасы, Яңа ел алып килгән иң шәп саннарның берсе” – диде ул.
Ләйлә Фазлыева беренче гыйнвардан алып сигезенче гыйнвар аралыгында Татарстанда 27 меңнән артык ашыгыч ярдәм күрсәтү очраклары теркәлгәнен дә әйтте.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/09/178461/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев