Җәмгыять

12 июнь – Россия көне

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләрне Росс­ия көне белән тәбрик итә.

(Тәтеш, 12 июнь, “Тәтеш таңнары”). “Россия көне – милли берләшү һәм илебезнең хәзергесе, киләчәге өчен уртак җаваплылык символы, граж­данлык иминлеге, канун һәм гаделлек нигезендә барлык кешеләрнең игелекле килешү бәйрәме.

Ул ва­тан­пәрвәрлек традицияләренең тарихи күчә баруын,  иҗади хез­мәтне, җәмгыятьтә тынычлык һәм татулыкны, икътисади һәм рухи яңа­рышны гәүдәләндерә, Ватанның тарихи һәм мәдәни мирасы белән горурланучыларны берләштерә, аның данын һәм куәтен арттыра, – диелә котлауда. – Әлеге бәйрәм кө­нендә һәркемгә нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык, яраткан Россия хакына башкарылган барлык эшләрдә уңышлар телим. Бәйрәм белән!” 


Нет комментариев