Алабирдедә матур бәйрәм булган
Җәмгыять

Алабирдедә матур бәйрәм булган

Алабирде җирле каитапханәсендә «Россия халыкларының чәй традицияләре» дигән чәй бәйрәме узган!

«Ихлас» берләшмәсенә йөрүчеләр өчен чәй традицияләре дөньясына чын сәяхәт оештырылган. Россия - күпмилләтле ил, һәм һәр халыкның чәй эчүнең үзенчәлекле йолалары бар — бәйрәмдә катнашучылар нәкъ менә шулар белән танышкан да инде.

Кунаклар Россиядә яраткан эчемлек булганчы чәйнең нинди юл үткәнен белгәннәр, мавыктыргыч риваятьләр тыңлаганнар, шулай ук чәйнең файдасы һәм аның сәламәтлеккә йогынтысы турында сөйләшкәннәр.

Кич чын-чынлап җанлы һәм кызыклы булган! Катнашучылар дәртләнеп чәй турындагы табышмаклар чишкәннәр, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшергәннәр, ә тагын әле чәй эчү күренешләре булган кадрлар буенча фильмнарның исемнәрен искә төшергәннәр.

Чара барысы бергә утырып чәй эчү, сөйләшү белән тәмамланган.

Фотоны Алабирде җирле китапханәсе хезмәткәрләре тәкъдим итте


Нет комментариев