Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ана капиталы 1 февральдән артачак: Татарстанда гаиләләр күпме алачак?

Балалы яшь гаиләләргә ярдәм итүнең төп формаларының берсе булган ана капиталы күләме 2026 елның 1 февраленнән рәсми инфляция дәрәҗәсендә планлаштырылган индексация нәтиҗәсендә – 6,8% ка артачак.

Шулай итеп, күрсәтелгән көннән соң беренче баласын тапкан ата-аналар 737,2 мең сум күләмендә түләү алырга хокуклы булачак, ә икенче балага ана капиталы суммасы элек түләү хокукыннан файдаланмаганнар өчен 974,1 мең сумга җитәчәк. Беренче сабыйга субсидия алган гаиләләр икенчесе туганда 236,9 мең сум күләмендә өстәмә компенсациягә генә исәп тотарга хокуклы.

Яңа индексация булачак гариза бирүчеләргә дә, элек алынган тотылмаган акчалар ияләренә дә кагылачак. Дәүләт программасы үз эшен ким дигәндә 2030 ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез, хәзер ярдәм һәр бала туганда, өченчесенә кадәр, әгәр элек гаилә мондый пособиеләр алмаган булса, гаиләләргә бирелә.

Ана капиталы программасы дәүләт тарафыннан күп балалы гаиләләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен махсус эшләтеп җибәрелгән һәм «гаилә»Милли программасы өстенлекләренә туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев