Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бакырчыда «Десяточка» ату турниры булды

Чараны «Форпост» үзәге» МБУ оештырды.

Уку елы ахырында һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елы кысаларында Бакырчы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында укучылар арасында пневматик винтовкадан «Десяточка»ату турниры булды. Чараны «Форпост» үзәге» МБУ оештырды. Бу хакта «Форпост» үзәге" МБУ хәбәр итә.

Һәр укучы, мәйданчыкка чыгып, үзенең иң яхшы нәтиҗәләрен күрсәтергә тырышты. Ярышларда катнашучыларга өч тапкыр сынап карау һәм өч зачет ату тәкъдим ителде. Барысы да чарадан канәгать калдылар, җиңүчеләр дипломнар, 1-нче, 2-нче, 3 нче урыннар һәм “Форпост” фирма значогы алдылар.

Шулай итеп, турнир спорт вакыйгасы гына түгел, яшьләрне патриотизм рухында тәрбияләүгә юнәлтелгән мәдәни программаның мөһим өлеше дә булды.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев