Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар финанс белеменә төшенделәр

“Әкият” балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү педагоглары өчен “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда финанс белеме нигезләрен булдыру” темасы буенча зональ семинар булды.

(Тәтеш, 26 март, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова, Наталия Крупина фотосы). Семинар барышында ачык дәрес күрсәтү оештырылды, анда сабыйлар акчаның нәрсә икәнлеген, аның нинди булуын һәм нәрсә өчен кирәк булуы турында фикер алыштылар. Педагоглар шулай ук балалар белән гаилә бюджеты турында сөйләштеләр, күзаллау рә­вешендә супермаркетка бардылар.  

Сабыйлар балалар бакчасы музеена экскурсия ясаган вакытта акчаның килеп чыгу тарихы, аларның түләү системасындагы үсе­ше хакында белделәр. 
“Финанс белеме буенча проектлар” мәйданчы­гының эшләү барышында Тәтеш, Кама Тамагы, Апас һәм Буа районнары педагог­лары балаларның олылар белән бергә гамәлгә ашырган финанс өлкәсендәге проект эшчәнлеге турында сөйләделәр.    

– Без хәзерге заман өчен әһәмияткә ия тема­ны алдык.  Балалар, ничек кенә булмасын, гаиләнең икътисади тормышына ир­тә керәләр: акча белән эш итүне күрәләр, ата-аналары белән кибеткә йөриләр, шулай итеп, алар әлегә башлангыч дәрәҗәдәге беренчел икътисади белем­нәрне үзләштерәләр. Ни аяныч, балалар бакчаларында финанс белеменә өйрәтмиләр диярлек. Ә мөстәкыйль рәвештә акчаны кирәгенчә тота һәм кече яшьтән үк финанс белән файдалана белү тәҗ­рибәсе яхшы мөм­кин­лек­­ләр ача һәм бала­лар үс­кәч, бу аларның финанс җитешлегенә йогынты ясый. Әлеге семинарга күрше районнардан да хезмәттәшләребез килүенә без бик шат. Педа­гоглар үткәрелгән чара­ның мөһимлеген бил­геләп үттеләр  һәм әле­ге тәҗрибәнең аларга алдагы эшләрендә кирәк булачагын әйттеләр, – дип уртак­лашты “Әки­ят”нең өлкән тәр­бия­чесе Юлия Пескова.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев