Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Балалар сәламәтлеге ата-аналар кулында

Тәтештә район ­башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара ­Кирилина рәислегендә “Балаларның сәламәтлеге безнең ­кулларда” дигән ­темага район күләмендәге ата-аналар җыелышы узды

(Тәтеш, 18 февраль, “Тәтеш таңнары”, Елена Викторова). 

Мәктәп яшендәге балаларга профилактик прививкалар ясау һәм вакытында диспансеризация үткәрү кирәклеге турындагы мәсьәлә чараның беренче темасы булды. 

– Профилактик медицина тик­ше­рүләре чирне ачык­лауга, яки аларны алдан күрүчәнлеккә юнәл­телгән, бу гомерне коткарып калырга мөмкинлек бирәчәк, – дип бил­геләп үтте Тәтеш үзәк район хаста­ханәсе педиат­ры Людмила Сучкова.  

Казан шәһәрендә “Юл хәрә­кәте иминлеге” ДБУ территориаль идарәсенең Буа бүлегенең профилактика бүлеге әйдәп баручы белгече Лилия Вахитова ата-аналарны ба­лаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау чаралары белән таныштырды. Ул хәбәр иткәнчә, узган ел рес­публика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 413 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда 11 баланың гомер өзелгән, 438е имгәнүләр алган.    

Балигълык яшендә булмаучылар бүлегенең өлкән инспекторы Вячеслав Баландин җыелучыларны балигълык яшенә җитмәү­челәр арасында хокук бозуларны профилактикалау турындагы мәгълүматны бәян итте.   

– 2022 елда Тәтеш районы территориясендә тарихта беренче тапкыр үсмерләр тарафыннан бер генә җинаять кылу да тер­кәлмәде. Әмма шулай да җәмәгатьчелек өчен куркыныч бер гамәл – элек исәптә торган үсмернең кәрәзле телефон урлау очрагы булды. Тәтеш район суды карары белән, ул балигълык яшендә булмаган хокук бозучыларны вакытлыча тоту үзәгенә 20 тәүлеккә урнаштырылды. Бер ел эчендә балигълык яшендә булмаучыларга 21 беркетмә тутырылды, шуның 11е алкоголь продукцияләр куллануы, 5е юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы белән бәйле. Хәзерге вакытта 14 үсмер исәптә тора, – дип хәбәр итте Вячеслав Андреевич. – Иң еш очрый торган хокук бозулар башлангыч сыйныфларда – алар кибетләрдә вак-төяк әйберләр урлый. 6-8нче сыйныфларда буллинг (хурлау, түбәнсетү) проблемасы барлыкка килде: бу баланы аның яшьтәшләре үк үртәү. Шушы сәбәп аркасында балаларны башка уку йортларына күчерү очраклары да мәгълүм.  

Вячеслав ­Баландин бил­геләп үткәнчә, яшүсмер­ләрнең электрон тәмәке тарту проблемасы да кискен тора. Алар сигаретны интернет-кибетләр аркылы алуларын яшермиләр. 

Җыелучыларга рай­он­ның ата-аналар советы эшчәнлеге турында аның рәисе Руслан Сәфәров сөйләде. 

– Мәктәптә кайнар тук­лану­ны контрольдә тоту – безнең өс­тенлекле бу­рычларның берсе. Бу ба­ла­ларыбызның туклануын яхшыртырга һәм мәктәпләр кухнясы белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә. Мондый тикшерүләрдә һәрбер ата-ана катнаша ала. Моның өчен мәктәпнең ата-аналар комитеты вәкил­ләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк, – дип хәбәр итте Руслан ­Валерьевич.  

Чара ахырында тантаналы бү­ләкләү булды: Руслан Сәфәров рес­публика ата-аналар советы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, го­мум­мәктәп ата-аналар комитетлары рәисләре Гөлназ Идрисова (Бидәңге төп мәктәбе), Анастасия Тимяшкина (Олы Шәмәк урта мәктәбе), Алина Полковникова (Кошки-Новотимбаево төп мәктәбе) район башкарма комитетының мәгариф бүлеге Рәхмәте бе­лән билгеләп үтелделәр.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев