Үткән ел дәвамында “Басылганнар эзеннән” рубрикасы астында басылып чыккан мәкаләләр, газета укучыларыбыз фикеренчә, кызыксыну уятты. Элекке газеталарда шәһәребезнең, районның һәм барлык илнең тарихы чагыла, саргайган битләрдә заман рухы саклана.
(Тәтеш, 28 май, “Тәтеш таңнары”, Динә Мансурова). Әле тагын фронтовикларның хатирәләре зур кыйммәткә ия, аларны Интернет киңлекләрендә табып булмый. “Чокырда бер тәүлек” дип исемләнгән шундый язманың берсен без 1983 елның 21 июнь санында таптык.
“Олы Тархан авылы гражданнарының бик сирәге генә Бөек Ватан сугышы фронтларына бармый калды. Ватанны сакларга 2 – 3әр һәм хәтта 4әр кеше киткән йортлар да булды. Йөзләгән катнашучы СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнде. Шундыйларның берсе – Шакир Тукмиев. Ул фронтка сугышның беренче көнендә үк китте, кыюлык һәм батырлык күрсәтте. Берничә ордены һәм медальләре булуы,
“Бик яхшы разведчик” билгесе шул хакта дәлилли”, – дип яза Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Әкрам Камбиев үзенең якташы турында. – Берничә тапкыр яралана. Туган җиренә кайткач, колхоз производствосында хезмәт куйды: пилорамда эшләде, бригадир булды, башка эшләрне башкарды”.

Аннары Әкрам Кыям улы 1944 елның 24 май санында “Җиңү байрагы” дип исемләнгән фронт газетасында Шакир Тукмиевның батырлыгы турында басылып чыккан язмадан өзекне китерә:
“Сержант Тукмиев бу чокырны икенче якка – дошман траншеяларына таба йөгергәндә үк күреп алган. Кәкре-бөкре агач төбе аның өстенә киселгән тамырларын җәеп салган. Төн уртасында финнар аңа үз траншеясыннан автомат чыгаргандай тоелган.
Ләкин траншея егерме адымнар тирәсе арырак булып чыккан. Разведчик шунда сикергән. Кире кайту юлында разведчикның сизгер колагы шартлау тавышлары аркылы кеше ыңгырашкан тавышны ишетеп алган: чокыр янында, агач төбенә таянып, яралы офицер аягына басарга тырышкан.
Финнар разведчикларны көчле ут белән эзәрлеклиләр. Снарядлар торфлы җир тузанын һавага күтәргән. Тукмиев офицерга ярдәм итәргә ашыккан, ләкин снаряд шартлавы аны читкә алып ыргыткан, ян ягына, аягына бәргән. Тукмиев үзенең яраланганын сизеп алган.
– Кызулык белән авырту тоелмас, – дип уйлаган сержант. – Тик көчем ике кешегә җитәрме? Мин аны алып китә алмам...
Шулай да кыю разведчик чокырга шуышып барган. Ул нефть кебек кара, сазлы су белән яртылаш тулган булган. Офицер үлем хәлендә яткан.
Снаряд кыйпылчыгы корсагына эләккән. Кинәт түмгәк артында автомат замогы тавышы ишетелгән.
– Тукта! – дип кычкыра Тукмиевка басынкы, ләкин боерулы тавыш белән. Бу рус кешесе була!
– Николаев! Миша...
– Син! Шакир?!
Шакир Тукмиев разведка взводы комсоргы М. Николаевка таба шуыша, ул да шулай ук яраланган була. Дошман пулялары тездән өстә аягын өч тапкыр аркылы үтә, сөягенә зыян килә.
– Финнар Трунов артыннан киләләр дип уйладым, – дип пышылдый Николаев. – Атарга теләгән идем...
Чокырда хәзер алар өчәү була. Тукмиев, Николаев һәм офицер Трунов.
– Киләсе төнне көтәргә туры киләчәк, тәүлекне биредә утырачакбыз, – ди Николаев. Тукмиев тын гына башын кага.
Ату басылмый. Разведчиклар, дошманга үзләрен сиздермәс өчен, сакланып кына бер-берсенең ярасын бәйлиләр. Офицерга ярдәм кирәк түгел инде, ул инде үлгән була... Николаев йокымсырап китә. Тукмиевның яралары кызыша, ә аяклары сазлы салкын суда туңа, өши.
Дошман траншеясыннан финнарның сөйләшкәне ап-ачык ишетелеп тора. Аңардан бераз читтәрәк бер-бер артлы берничә төтен шашкасы очып төшә. “Кырга шуышып чыксак, үле гәүдәләрне эзләячәкләр”, – дип уйлый Шакир. Ул Николаевны селкетә, дәшми генә аңа автомат бирә. Автоматта – унбиш патрон. Аның, Шакирның, өч граната. Корал күп түгел, ләкин бирешмәскә була.
Дошман эзләргә чыга алмый, безнекеләр, аларның әзерләнүен күреп, ут ачкан булырга тиешләр. Бу чокырда, сазлы суда, финнардан 20 адым чамасы ераклыкта, ут астында разведчиклар көне буе утыралар. Акрынлап, ашыкмыйча гына эңгер-меңгер төшә. Николаев саташа, кемнедер ашыктыра башлый.
– Киттек, – дип хәл итә Тукмиев, ниһаять.
Алар тавыш-тынсыз гына чокырдан чыгалар һәм, авыртудан ыңгырашу тавышын чыгармас өчен, тешләрен кысып, үзләренең траншеяларына таба шуышалар. Николаев вакыт-вакыт туктап ала, Тукмиев та, гәрчә хәлсез булса да, аңа ярдәм итә. Менә, ниһаять, безнең тимер чыбыклар, үтү юлы – кичә аны безнең саперлар ясаган. Моннан траншеяга кадәр ерак түгел.
Разведчиклар үзара сүз куешып куймасалар да, ләкин һәркайсы, әйтерсең лә шулай хәл иткәндәй, берсенә нәрсә эшләргә кирәк булса, икенчесе дә шулай эшли. Николаев арырак, үзенә табарак шуыша, ә Шакир Тукмиев – киресенчә, әле генә снарядлар шартлаган урынга, агач төпле таныш чокырга, офицер Трунов калган якка таба.
Разведчиклар, операция башланганнан соң нәкъ бер тәүлек үткәч, сержант Шакир Тукмиевны үзенең иптәше офицер Трунов гәүдәсе янында табалар. Сержант солдат намусы таләп иткән урында була.
Разведчиклар яткан госпитальгә часть командиры килә. Ул Тукмиевка II дәрәҗә Ватан сугышы ордены тапшыра. Николаев Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә”.
Без батырның туганын таптык. Шамил Тукмиев сөйләгәннәрдән:
– Шакирҗан абый 1912 елның 24 мартында Олы Тархан авылында туган. Фронтка 1941 елның 1 июлендә Олы Тархан районы хәрби комиссариатыннан чакырылган, 317 нче укчы полк составында хезмәт иткән. Өйләнгән, гаиләдә өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Ленинград оборонасында катнашкан. Бүләкләү документларыннан белүебезчә, 20дән артык разведка операциясендә төркемнең өлкәне булган, үзен кыю һәм тәвәккәл, каһарманнарча һәм батырларча күрсәткән, 1944 елның 25 маенда дәүләт бүләгенә – Кызыл йолдыз орденына, 1944 елның 28 маенда II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденына тәкъдим ителгән. Польша, Словакия, Румыниянең сугышчан юллары буйлап узган, сугыш тәмамлануын да шунда белгән.
Миңа билгеле булганча, күп тапкырлар яраланган. Фронттан 1945 елның августында лейтенант исемендә кайткан. 1947 елның 9 маенда гаиләдә кыз бала туган. Ачлыктан һәм авыр эштән хәлсезләнгән хатыны, ирен дүрт бала белән калдырып, 1951 елда вафат булган. Шакирҗан Галиевич ун елдан соң, 1961 елның 1 апрелендә вафат булган, кыйпылчык кисәге эләгеп башы яралануы сәламәтлегенә тәэсир иткән.
Нет комментариев