Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша шәхси тернәкләндерү программасына гаризалар бирү

Инвалидлар гаризаны техник тернәкләндерү чараларыннан файдалану вакыты тәмамлануга 45 көн кала кабат бирә.

Мәсәлән, Иванов И.И. 2023 елның 1 сентябренә кадәр бүлмә кресло-арбасы  белән тәэмин ителгән. Планлы алмаштыруга кабат гаризаны 2023 елның 15 июленнән дә иртәрәк язарга мөмкин түгел.

Инвалидларга техник тернәкләндерү чараларын алуга беренчел мөрәҗәгать иткәндә, инвалидка электрон сертификатка гариза бирү максатка ярашлырак.

Үзең сатып алган техник чараларны компенсацияләүгә гариза биргәндә түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:

- чыгымнар турында документлар (чеклар);

- шәхси тернәкләндерү программасы;

- исемлек өчен реквизитлар;

- снилс, инвалид бала вәкиле (опекун)паспорты

  Шуны да истә тотарга кирәк, сатып алу датасыннан чекларның гамәлдә булу вакыты 3 ел тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев