Безнең сәяхәтләр
Татарстан башкаласы Казанны күп сандагы халыкара чаралар ярдәмендә дөньяның барлык илләрендә диярлек беләләр.
(Тәтеш, 26 июль, «Тәтеш таңнары», Наталья ДУБКОВА, Мәдинә Ибәтуллина фотосы).Бигрәк тә илебездә һәм республикада яшәүчеләр аны яраталар. Шулай да, шәһәр буйлап үзең йөрү бер төрлерәк булса, ә инде һәрбер район, урам һәм хәтта йортның тарихын белгән тәҗрибәле экскурсовод озатып йөрүендә бу бөтенләй башкача.
Тәтеш, Килдеш, Олы Шәмәк, Урюм, Олы Тормы авылларыннан 45 актив пенсионерга Россия пенсионерлар берлегенең Татарстан бүлеге Казан буйлап шундый экскурсия ясау мөмкинлеген тудырды. Күп урыннарда булу, экскурсия хезмәте күрсәтү һәм хәтта экскурсиягә баручыларга медицина озатып йөрүен тәэмин итүне Нина Новикова үз өстенә алды, Наталья Шәрипова аның актив ярдәмчесе булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев