Җәмгыять

Дәүләт ярдәме булышлык күрсәтәчәк

Эшсезләрне яллаучы эш бирүчеләргә субсидияләр түләү буенча кризиска ­каршы программа киңәйтеләчәк. 30 яшьтән кечерәкләрне эшкә ­яллаган өчен эш бирүчеләр 50 мең сумнан артык акча алачак. 

(Тәтеш, 11 февраль, “Тәтеш таңнары” ).

– Утыз яшькә кадәрге яшь­ләрне эшкә урнаштырган өчен агымдагы елның 1 гыйнварыннан дәүләттән өчәр минималь хезмәт хакы түләве алырга мөмкин, – дип хәбәр итте Тәтеш районының халык мәшгульлеге үзәге начальнигы Сергей Цветков. – Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хөкүмәтнең эшсез гражданнарны эшкә урнаштыручы юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга дәүләт ярдәме турындагы 2021 елның мартында кабул ителгән карарына төзәтмәләр әзерләде. Эш бирүчеләр шулай ук берничә категориядән 30 яшькә кадәрге эш эзләүчеләрне: инвалидлар, һөнәри белем алмаган балалары булган яшь кешеләр, иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителүчеләр, ятим балалар һәм армиядән соң яки уку йортын тәмамлап чыкканнан соң 4 ай дәвамында эш таба алмаучыларны эшкә яллаган өчен субсидияләр алачаклар; әлеге категорияләр өчен эшсез булуның рәсми статусы инде әһәмияткә ия түгел.
Субсидия иминият взносларын һәм район коэффициентын исәпкә алып, һәр эш урынына өч минималь хезмәт хакы күләмендә исәпләнәчәк. Сумма 2021 елда да шундый ук иде һәм тулаем 50 мең сумга якын тәшкил итте. 2022 елда минималь хезмәт хакы бер мең сумнан артып китте (13 890 сумга кадәр), шуңа күрә субсидия суммасы да артты. Субсидияне, шәхси эшмәкәрләрдән һәм компанияләрдән тыш, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар да ала алачак.
Эш бирүче субсидияне баштан ук ала алмаячак, минималь хезмәт хакы күләмендәге беренче өлеше аңа яңа хезмәткәр бер ай эшләгәннән соң, икенчесе – өч, ә өченчесе алты айдан соң күчереләчәк. Шулай булгач, хезмәткәр тулы сумманы алу өчен эш урынында кимендә ярты ел хезмәт куярга тиеш.
Түләү социаль иминият­ләш­терү фондыннан күчере­ләчәк, ә анда гаризаны эш бирүче ­“Рос­си­я­дә эш” порталы аркылы, “социаль” категорияләр өчен ва­кан­сияләр исемлеген беркетеп җибәрергә тиеш. Димәк, хезмәткә алынган эшсез кешегә субсидия алу кыенрак булуы ихтимал.
Барлыгы 117 меңнән артык гражданга ярдәм күрсәтү планлаштырыла.
Субсидия алу өчен эш би­рүчегә гаризаны мәшгульлек хезмәтенә “Россиядә эш” порта­лы аркылы җибәрергә кирәк. Документка гражданнарны эшкә урнаштыру күздә тотыла торган вакантлы вазифалар исемлеген беркетү зарур.


Нет комментариев