Газоннарны эсселектән коткаралар
Җәмгыять

Газоннарны эсселектән коткаралар

Җәйге челләдә кешеләргә генә түгел, үсемлекләргә дә җиңел түгел.

(Тәтеш, 25 июнь, "Тәтеш таннары"). Шәһәребезне яшеллек белән бизәп торучы газоннар да үзләренең җәлеп итүчәнлеген югалта башлады. Үсемлекләргә ярдәмгә “Тәтеш” МПП” МУП хезмәткәрләре килде. Автоцистерналы көчле техника шәһәр буйлап газоннарга су сибеп йөри. Туфрак һәм үлән суны бик тиз сеңдерә, әйтерсең лә запас  туплыйлар, хәзер алар янә үсеп китәчәк һәм матур төс алачак. Ә коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре: “Безнең шәһәрдә матур булырга тиеш, моның өчен без эшлибез дә”, – диләр.


Нет комментариев