Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җиңү көне белән, тәтешлеләр

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл эшчәннәрен, барлык тәтешлеләрне тәбрик итә.

9 Май көне Ватанның героик елъязмасына алтын хәрефләр белән мәңгелеккә язып куелган. Бу Бөек Җиңүнең зур шатлыгын һәм һич нәрсә белән алмаштыра алмаслык йөрәк әрнүен бергәләштергән үзенә бер аерым бәйрәм.
Без Җиңүчеләр Буынын ярату һәм рәхмәт сүзләре белән хөрмәтлибез, Бөек Ватан сугышы батырлары арасында шактый гына якташларыбыз булуына горурланабыз. Аларның каһарманлыгы, ныклыгы, Ватанга мәхәббәте безнең өчен һәрвакыт югары әхлакый юнәлеш булып хезмәт итәчәк. Авыр сугыш елларын үтүчеләргә рәхмәтлебез һәм барсына да тирән ихтирам белән баш иябез: барсына да, кемнәр һөҗүмгә барган, кемнәр җир сөргән һәм чәчкән, кемнәр соңгы кисәк икмәкне фронтка озаткан. Бары тик тыл эшчәннәре һәм армия сугышчыларының бердәмлеге, ватанпәрвәрлеге, кешеләрнең үзләрен корбан итүләре, аларның сабырлыгы һәм кыюлыгы, иң зур ныклыгы һәм Ватанга мәхәббәте Бөек Җиңүнең ышанычы булды, диелә котлауда.
Рәмис Хатыйп улы барлык ветераннарга һәм утлы 40нчы еллар буынына озын гомер, сәламәтлек, бәхет тели, ә аларның балаларына һәм оныкларына - үз гаиләләре, үз халкы өчен горурлык, барлык якты башлангычларда уңышлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев