Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Янгында бер кешенең гомере өзелде

Башчы авылында янгын булды.

Агымдагы елның 16 гыйнварында 9 сәгать 4 минутта «Глонасс+112» системасы буенча Башчыда йорт януы турында хәбәр керә. 133 янгын-коткару бүлеге хезмәткәрләре хәбәр буенча шунда ук кузгала. Урында бер катлы ике фатирлы торак йорт янганлыгы ачыклана. 

Янгын сүндерелгәннән соң, фатирларның берсендә 1956 елда туган йорт хуҗасының гәүдәсе табыла. 

— Авыл халкы мәгълүматлары буенча, ир-ат берүзе яшәгән, алкогольле эчемлекләр кулланган, өйдә тәмәке тарткан. Вафат булучының аяклары белән проблемалары була, шуңа күрә ул йорт эчендә генә йөри, беркая да чыкмый, кирәкле азык-төлекне авылдашлары китерә. Элегрәк ир-ат быел гыйнвар башында вафат булган әтисе белән яшәгән, — дип хәбәр итте ТРның Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлеге хезмәткәрләре. — Янгын нәтиҗәсендә ике фатирлы торак йорт янып бетте. Тиз кабынучан яки янучан сыеклык эзләре табылмады. Янгынның сәбәбе — тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү. Зыян билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев