Тәтештә Калинин урамындагы иске су үткәргечне алыштыру эшләре өч атна элек башланган иде. Бу хакта “Тәтеш-Су каналы” предприятиесе директоры Руслан Полозов хәбәр итте.
– Эшләрне башкару кысаларында Калинин урамындагы барлык участокта диярлек (гомуми озынлыгы бер чакрым да җиде йөз метр) иске торбаларны алыштыру планлаштырыла. Бу яңарту нәтиҗәсендә су белән тәэмин итү системасы яхшырак эшләячәк һәм әлеге участокта җимерелүләр булмас дип өметләнәбез, – дип уртаклашты Руслан Полозов.
– Урам буенча яңа су үткәргеч линиясе ясыйбыз. Бездә горизонталь бораулау бара, шуңа күрә туфрак кирәгеннән артык алынмаячак. Җайланмаларны җыябыз, аларны хезмәт күрсәтүгә әзерлибез, су әйбәт биреләчәк, – дип уртаклашты эретеп ябыштыручы Шәрәфетдин Абдулаев.
Галина Таҗетдинова фотосы
Нет комментариев