Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Коены төзекләндергәннәр

Коены төзекләндергәннәр Игелекле гамәлләрне кылу гаять җиңел. Моның өчен теләк, рух күтәренкелеге һәм күңел җылылыгы белән башкарылган үзеңнең хезмәтеңнең бер өлешен башкаларга бирергә омтылу кирәк.

Олы Тархан авылыннан Зафаровлар гаи­ләсе Свердлов урамындагы коены ел саен төзек­ләндерәләр һәм яңартып торалар икән. Быел да аны әтиле-уллы икәү төзекләндергәннәр, яңа эскәмия ясаганнар, яңгыр һәм кар сулары агып кермәсен өчен коеның тирә-юнен тәртипкә китергәннәр. Әниләре буяу белән ярдәм иткән. 

Әтиләре – Илгизәр Җәүдәт улы авылдагы мәдәният йортында бинаны төзекләндерү буенча хезмәткәр булып эшли. Авылдашлары әйтүенчә, ул – алтын куллы кеше. Ир-ат һөнәргә булган мәхәббәтен 5 нче сыйныфтагы улы Илназга да тапшырган. Җае чыкканда ул теләсә кайсы вакытта аның белән үзенең хезмәт осталыгын һәм күнекмәләрен уртаклаша.  

Әниләре – Светлана Исмәгыйль кызы иҗади кеше, авылдагы мәдәният йортында директор булып эшли, шуңа да тирә-якта бик теләп матурлык булдыра. Коены төзекләндергәндә дә соңгы бизәкләрне төшергән – эскәмияне һәм кое капкачын ачык зәңгәр төскә буяган. 
Кайбер күршеләре өчен кое – эчәргә су алу өчен бердәнбер чыганак, шуңа күрә алар аңардан рәхмәтләр әйтеп файдаланалар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев