“Авангард” газетасы редакциясендә абунәчеләребез арасында призлар уйнатылды.
Шәһәрле Надежда Инякова төп приз – мультиваркага ия булды.
Җиңүче әйтүенчә, район газетасын ул егерме елдан артык алдыра, Түбән Вартадан Тәтешкә күченгәннән бирле.
Ул күршеләре, аерым алганда, аның өчен чын саклаучы фәрештәгә әверелгән, өй эшләрендә дә, киңәше белән дә ярдәм итүче Фәридә Нәбиуллина турында җылы сүзләр белән сөйли.
– Хәзер мин пенсиядә. Сәламәтлегем какшап тора, өйдә генә утырам, операциягә әзерләнәм. Шулай булгач, мультиварка миңа алыштыргысыз ярдәмче булачак, – дип уртаклаша Надежда Сергеевна.
Аның “Авангард”ка язылган квитанциясен отышка почтальон Наталья Пронина җибәргән булган.
– Һәр санда карыйм: призлар уйнатыла. Ә нигә соң мин бернәрсә дә отмыйм, дип уйлыйм. Һәм шул чакта шалтырату. Гаҗәпләндем, әлбәттә, – дип билгеләп үтә мультиварка иясе. – Газетада барысы да ошый. Ул атнага бер генә тапкыр түгел, ә ешрак килсен иде. Беренче биттән укый башлыйм, аннары – соңгысын, ә шуннан – калганнарын. Шулай ук Интернеттан да файдаланам, ләкин ул соңгы вакытта ышанычлы түгел, еш кына туктатып торалар. Ә газета һәрвакытта да бар.
Нет комментариев