"На старт, эко-отряд!" конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итү дәвам итә
Җәмгыять

"На старт, эко-отряд!" конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итү дәвам итә

Бәйге 2 этапта уза: беренчесе - заявка тапшыру, икенчесе - читтән торып уздырыла торган этап.

(Тәтеш, 10 гыйнвар, «Тәтеш таннары»).  "На старт, эко-отряд!" россиякүләм экология конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итү дәвам итә. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Ярышларны оештыручылар булып Россия мәктәп укучылары хәрәкәте, Россия балалар-яшүсмерләр үзәге һәм Балаларның федераль экологик-биологик үзәге катнаша.

Конкурс өч юнәлеш буенча уза: экологик тикшеренү, эко-мәгариф, яшел стартап.

Конкурста дүрт кешелек отрядлар катнаша ала. Бәйге 2 этапта уза: беренчесе - заявка тапшыру, икенчесе - читтән торып уздырыла торган этап. 

Чара турында тулырак сылтама аша белеп була - https://рдш.рф/uploads/1e/11bc98ba41e6f8bde3ca47a962140e.pdf?t=1541508617

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/09/178449/


Нет комментариев