Немецларны “прәннекләр” белән сыйлаганнар
Җәмгыять

Немецларны “прәннекләр” белән сыйлаганнар

Тәтешлеләр Ватаныбыз батырлары турындагы истәлекне изге саклыйлар.

(Тәтеш, 8 май, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова).
Безгә шәһәрдә яшәүче ирле-хатынлы Валентина һәм Юрий Абрамовлар шалтыратты һәм аларның гаиләсендә 1941 елгы “Ватанны саклау” дигән Кызыл армия газетасыннан кисеп алынган язма саклануы хакында уртаклаштылар. Аңарда Юрий Николаевичның әтисе – сержант Николай Абрамовның батырлыгы тасвирланган.  

Тәтешлеләр вакытлар узу белән саргайган газетаны папкадан саклык белән генә чыгардылар, Николай Андреевичның портретын да алып килгәннәр, аның костюмын сугышчан бүләкләре бизәп тора. 

Газетадагы гвардия өл­кән сержанты Б. Джунусов авторлыгындагы мәкалә безгә шул вакыттагы артиллерияче сержант Николай Абрамовның бурычы немецларны К. авылыннан чыгару һәм моның нәтиҗәсендә хәрби частьнең алга таба хәрәкәт итү юлын чистарту икәнлеге турында бәян иткән. Ләкин бәрелеш вакытында җайдак һәм җигүле ике ат юкка чыккан, шуңа күрә, артиллерия орудиесе бару юнәлешен югалткан. Орудие командиры Абрамов үзенең расчетына ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать иткән һәм сугышчылар барысын да җайга сала алганнар, ә инде алты ат урынына дүрт белән киткәннәр. Ә монда, дошман алар белән мәкерле рәвештә эш йөрткән булып чыккан,  пушканы ашыгыч рәвештә борып, башка юнәлеш алырга туры килгән, һәм Николай Абрамовның орудиесе әлеге шартларда  дошман утын бастыра алган. Йөкләмә үтәлгән, шуның өчен ул соңыннан Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.   

Николай Абрамов 1920 елның 1 маенда Зеленовкада туган, 1939 елда авылдашы Евдокияга өйләнгән, 1940 елның ноябрендә аны Кызыл Армия сафларында хезмәт итәргә алганнар, шушы ук елны гаиләдә беренче уллары – Владимир якты дөньяга туган. 

Николай ­Андреевич, бөтен сугышны үтеп, Җи­ңүне Кенигсбергта каршылаган. Шуннан соң да әле тагын бер ел хезмәт иткән, демобилизацияләнгән, туган ягына кайткан. Тәтештә “Сельхозтехника”га эшкә урнашкан, берьюлы инженер белеме дә алган. Алты ел Олы Тарханда – “Сельхозтехника” директоры, аннары Тәтештә колхозара төзелеш оешмасы рәисе булган, механика заводыннан лаеклы ялга чыккан. Хатыны балалар бакчасында, механика заводында эшләгән. Ир белән хатынның ике ­уллары туган. 

Улы Юрий әйтүенчә, әтисе сугыш турындагы фильмнарны карый алмаган, урамга чыгып китә торган булган. Әмма шулай да ул үзенең фронт тормышы турындагы кайбер хатирәләрен гаиләсе белән дә уртаклашкан. 

– Бер тапкыр ничектер безне камап алдылар, барлык батареяне бомбага тоттылар, бер орудие генә калды. Ә минем хәрби хезмәттәшем бар иде, латыш, олы гәүдәле, солидоллы ике мичкәне берьюлы күтәреп йөртә иде. “Мин тирә-юньдә нинди хәлләр барганлыгын күзәтеп килим әле”, – ди ул. Китте. Шулай да без рацияне сакладык, элемтә эзләп йөрибез, юк та юк, аннары таптык. Һәм шул чакны хәрби хезмәттәшем йөгереп килә, килеп җиткәч, шат елмаеп, болай дип хәбәр итә: “Мин анда немецларга “прәннекләр” ясадым. Сыйлансыннар әле. Белмим, кая гына очып китәрләр икән”. Баксаң, ул снарядлар белән немецларның складын тапкан икән, ә бу снарядларны “андрюша” дип йөрттеләр, алар ракета рәвешендә иделәр, авырлар, аларны икәүләп тә көч-хәлгә күтәрә идек. Минем хәрби хезмәттәшем сөйләвенчә, ул аларны кире ташыган һәм, дошман урнашкан урынга юнәлтеп, бер рәткә тезгән дә, тарттыргыч һәм шартлаткыч куйган. Немецлар рәт булып тезелеп, һөҗүмгә күчкәчтен, әлеге “прәннекләр”гә дә вакыт җитте – “андрюша”лар оча башлады. Рациядән безгә болай дип кычкыралар: “Абрамов, син нәрсә эшлисең? Вакытыннан алда һөҗүм итәсең”. Ә безгә кая анда атарга – бер әрҗә снаряд калды. Берникадәр вакыттан чолганыштан бер орудие белән чыктык, үзебезнекеләргә бардык. Сугышчан йөкләмәне үтәгән өчен аннары минем хәрби хезмәттәшемә Советлар Союзы Герое бирделәр, ә миңа – беренче дәрәҗә Дан ордены, – дип сөйләгән булган Бөек Ватан сугышы ветераны.   

Тагын әле ул көтмәгәндә бертуганы Александр белән очрашуларын гомере буе искә алган, Абрамовлар гаи­ләсеннән ике уллары һәм бер кызлары фронтка киткән, барысы да исән-сау кайткан.   

– Бу 1943 елда булды, – дип искә алган гвардия капитаны. – Без һөҗүмгә күчтек, ә бу кыш иде. Шунда юлда җимерелгән санитар йөк машинасы юлны бүлеп тора, колонналарга алга барырга комачаулый, әле тагын орудиене дә өстерәп барырга кирәк. “Санитарканы юлдан этеп чыгарыгыз”, – дип команда бирәләр, ә машина астыннан ачуланып әйтелгән тавышлар ишетелә. Ишетәм, тавышы Сашаныкы бит, ышанмыйча торам, машинага таба йөгерәм, ә ул үзе шуышып чыга, кочаклаштык, әлбәттә. Туганым янында летучкада калдым, җылындык, фронт йөз граммын эчтек, сөйләштек, туганнарны, балачакны искә алдык һәм аннары мин үземнекеләрне куып җитәргә дип киттем. Шуннан соң язмыш мине ир туганым белән бары тик 15 елдан соң гына ­очраштырды.    

Николай Абрамов 1983 елда вафат булган.

Бөек Ватан ­сугышы вете­ранының гаилә шәҗәрәсендә яңа яшь үрентеләр барлыкка килгән, дүрт онык, алты оныкчык өстәлгән, хәтта инде оныгының да оныгы бар. Аларның барысы да үзләренең батыр бабайлары белән горурланалар һәм аның турындагы истәлекне изге саклыйлар.  

фото Абрамовларның гаилә архивыннан
 


Нет комментариев