Өмә уздырылды
Җәмгыять

Өмә уздырылды

Тәтештә, Көньяк микрорайондагы зиратта, шәһәр башкарма комитеты тарафыннан оештырылган территорияләрне планлы җыештыру үткәрелде.

(Тәтеш, 18 апрель, “Тәтеш таңнары”, Лина Тихонова, Алена Пантюхина фотосы).

– Язын без мондый чараларны һичшиксез уздырабыз, – дип хәбәр итте шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Никоноров. – Кайда эшләргә кирәклеге турында без зиратны карап торучы белән алдан ук сөйләшеп куйдык. Быел һава торышының көйсезлеге борчуга салырлык булды, ауган агачлар, корыган ботаклар күп. Территорияне чистартуда 30дан күбрәк кеше эшләде. Җыештырырга спорт мәктәбе, стендка ату мәктәбе, район башкарма комитетының мәгариф бүлеге, китапханәләр, музей, су-канализация, автомәктәп, “Тәтеш МПП” МУП хезмәткәрләре чыкты. Өмә нәтиҗәләре буенча 40 кубометр агач һәм корыган яфраклар җыеп түгелде. Чираттагы өмә дүшәмбе көнгә планлаштырыла. 


Нет комментариев