Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Пособие сакланачак

Эшкә чыкканда әти-әниләр яшь ярымга кадәр бала карау буенча пособие алуны дәвам итәчәк.

Агымдагы елның гыйнварыннан яңа закон үз көченә керде — балага яшь ярым булганчы ук эшкә чыккан әти-әниләр хәзер бала карау өчен пособие алу хокукын югалтмаячак.

— Шул исәптән, яңа кагыйдә тулы булмаган эш көненә чыкканда да, өйдән торып һәм дистанцион рәвештә эшләгәндә дә гамәлдә, — дип сөйли Тәтеш районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе Ирина Большакова. — Бала карау ялы вакытында башка эш бирүчедә эшләүчеләрнең дә пособиесе сакланачак.

Вакытлыча эшкә яраксызлык һәм бала карау буенча ел ярымга кадәрге пособиеләрнең максималь күләме әти-әнинең уртача хезмәт хакының 40 процентын тәшкил итә. Минималь айлык түләү — 8,5 мең сум, ә максималь түләү 33,2 мең сум тәшкил итә. Түләүләр быелның 1 февраленнән индексацияләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, элек әти-әниләр эшкә йөрмәсә һәм хезмәт хакы алмаса гына яшь ярымга кадәр бала карау буенча пособие алу хокукына ия иде. Айлык пособие түләүне тулы көнгә эшкә чыкканда туктаталар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев