Районыбызда “Валда шинясь” узды
Җәмгыять

Районыбызда “Валда шинясь” узды

Килдештә җәйге кояш торышы бәйрәменә республикабыз һәм Россия төбәкләре халкы җыелды.

(Тәтеш, 30 июнь, "Тәтеш таннары"). Юмарт Тәтеш җирендә “Валда шинясь” мордва бәйрәме узды.

Тәтеш районында төрле милләт вәкилләре дус һәм тату яшиләр. “Валда шинясь” бәйрәме һәм театральләштерелгән ачу тантанасы моның ачык дәлиле булды.
Бөек вакыт тәгәрмәчләре әйләнә, бер йөз еллар башкаларны алмаштыра, гореф-гадәтләр буыннан-буынга тапшырыла. Нәтиҗәдә, тамашачылар “Дуслык тукымалары”н күрделәр, анда Тәтеш ягы халыкларының традицион милли бизәкләре чигелгән иде. Аларның җепләре якташ­ларыбызның язмышлары кебек тыгыз үрелгән, аларның дуслыгы һәм бердәмлеге беркайчан да сүрелмәс.

– Гасырлар дәвамында безнең район территориясендә төрле милләт кешеләре яши. Милләтара татулык – безнең республиканың бәһасез байлыгы. Безнең төп бурычларның берсе – телләрне һәм милли традицияләрне саклау. Килдеш җирендәге бәйрәм халыклар арасында мәдәни элемтәләрне ныгыта, тарихны яхшырак белергә мөмкинлек бирә. Кешеләр очрашырга, аралашырга, сөенергә тели. Безнең район территориясендә татар Сабан туе, русларның Масленица бәйрәме, чуаш Чуклемесы уза, бүген без “Валда шинясь” мордва фестивалендә, халыклар үзләренең гореф-гадәтләрен саклыйлар, – диде Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, бәйрәмне ачып.
Тәтешлеләр һәм кунаклар белән бәйрәм шатлыгын уртаклашырга РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм “ТР муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин килде. Илдар Ирек улы һәм Әгъзам Самат улы сәламләү сүзендә халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен сак­лауга ярдәм итүче милли фестивальләрнең мөһимлеген билгеләп үттеләр.

Кунакларны район башлыгы Рәмис Сафиуллов, мордва милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Ирина Николаева һәм авыл халкы каршы алды. Килдешлеләр кунак­ларны каршы ала беләләр, кунакчыл бәйрәм хуҗалары пироглар, уха пешерделәр, төрле сыйлар белән бай өстәлләр әзерләделәр. Биредә бәйрәм кунаклары фин-угыр халыкларының мәдәнияте һәм көнкүреше белән таныштылар, мордваның милли ризыкларын татып карадылар. Авыл халкы балык ризыгы әзерләү серләре белән уртаклашты, хезмәт сөючән халкының көнкүреше һәм мәдәнияте турында сөйләде.

“Тюштянь ярмин­кәсе” са­ту-күргәзмәсендә ­халык һө­нәрчелеге эшлән­мә­ләре, сувенир продукциясе күзләрне сөендерде, бире­гә килүчеләрне агач эшлән­мәләре, Тәтеш сурәте төшерелгән сувенирлар, кул эшләре җәлеп итте. Теләге булучылар үзләрен төрле мастер-класс­ларда оста итеп тоя алдылар. Иң активлар “Тюштянь налхксемат” спорт мәйданчыгында уеннарда үз көчләрен һәм җитезлекләрен күрсәттеләр, балалар ялы да күңелле һәм бай булды.

Киң аландагы сәхнәдә күп коллективлар чыгыш ясады, алар халыкны үзенчәлекле костюмнар, халык җырлары, хореографик композицияләр белән ­шатландырды.
Фестивальнең соңгы аккорды – бәйрәм салюты булды, аны кунаклар алкышлар белән кабул иттеләр, ул аларның йөзләрендә елмаю уятты.

– Без бирегә алтынчы тапкыр киләбез инде, – дип уртак­лашты Ульяновски өлкәсенең “Волжанка” халык үзешчән ансамбле җитәкчесе Екатерина Крутилина, – тәтешлеләр һәр тапкырында да кунак­ларны шаккатыра беләләр. Бәйрәм бик матур, күңелле оештырылган, әлеге атмосфера аралашуга һәм иҗатка этәрә.
Килдеш җирендә узган җәйге кояш торышы бәйрәме катнашучыларны яңа көч белән тулыландырды, кояш кешеләргә хезмәтләре өчен яхшы уңыш белән җавап кайтаручы җирне җылытыр, күңелләребезне шатлык һәм яктылык белән тутырыр дигән өмет уятты.

“ВАЛДА ШИНЯСЬ”та БҮЛӘКЛӘҮ ТАНТАНАСЫ УЗДЫ

ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Тәтеш, Буа, Апас, Чүпрәле районнары ТБ начальнигы урынбасары ­Мазюкин Олег Алексеевичка “Татарстанның атказанган табибы” дигән Мактаулы исем бирелде.
РФ Дәүләт Думасы депутаты И. И. Гыйльметдиновның Рәхмәт хаты белән Килдеш авыл җирлеге башлыгы Исаев Виктор Семенович; “Ласточка” балалар лагере директоры Пирогов Дмитрий Николаевич; Льяш авыл җирлеге башлыгы Тихонова Ирина Алексеевна; Бакырчы урта мәктәбе укытучысы Шәмсетдинова Резидә Әнвәр кызы бүләкләнде.
“ТР муниципаль берәм­лекләре Советы” Ассоциа­циясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр: Җамалетдинов Заһит Фәрит улы, Тәтеш үзәкләштерелгән клуб сис­темасы директоры урынбасары; Малькина Лариса Павловна, Килдеш урта мәктәбе директоры; Чугунова Екатерина Куп­рияновна, Тәтеш җирлекара китапханәсе бүлеге мөдире.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министр­лыгының Мактау грамотасы белән “Авангард” авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәткәрләре бүләкләнде: Гоголин Александр Михайлович, слесарь; Казаев Николай Фадеевич, механизатор; Нестерова Людмила Анатольевна, машина белән сыер саву операторы.
ТР Мәдәният министр­лыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән Жуково авылы мәдәният йорты директоры Борисова Наталья Александровна бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән балалар сәнгать мәктәбенең музыка укытучысы Авдонина Надежда Ивановна; Тәтеш рай­оны мәдәният йорты директоры Иванова Елена Александровна; Жуково авылы китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Малкина Ирина Викторовна бүләкләнде.
Тәтеш спорт мәктәбенең йөзү буенча тренеры Мөхәм­мәтҗанова Эльмира Дамир кызы ТР спорт министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрының Рәхмәт хаты белән Тәтеш татар урта мәктәбе укытучысы Гыймадиев Илдар Абдулла улы; Килдеш урта мәктәбе укытучысы Исаев Николай Сергеевич бүләкләнде.
Тәтеш муниципаль районы Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр: Гавчева Инна Владимировна, кредит оешмасының өстәмә офисы начальнигы; Кирилина Гөлнара Фәрит кызы, Тәтеш рай­оны башкарма комитетының мә­гариф бүлеге начальнигы.
 


Нет комментариев