Рөстәм Миңнеханов республикада беренче миллион тонна ашлык суктырылуын әйтте
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов республикада беренче миллион тонна ашлык суктырылуын әйтте

Республика җитәкчесе урып-җыюга багышланган видео да куйган.

(Тәтеш, 3 август, «Тәтеш таңнары»). Татарстанда беренче миллион тонна ашлык суктырылган. Бу турыда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында хәбәр итте.

Республика җитәкчесе урып-җыюга багышланган видео да куйган.

«Бүген республикада беренче миллион тонна ашлык суктырылды. Игенчеләребезнең тырышлыгына рәхмәт», дип яза ул.

Роликта комбайнчының эш көне сурәтләнгән, биредә әтисе һәм улы бергәләшеп эшли.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-tatarstanda-berence-million-tonna-aslyk-suktyryluyn-aitte-5874513


Нет комментариев