Салымнарны түләү – салым түләүченең мәҗбүри бурычы
Салым түләүче салым түләү буенча йөкләмәне мөстәкыйль рәвештә үтәргә бурычлы.
(Тәтеш, 26 июль, «Тәтеш таңнары», Ләйсән МАНТОВА). Районның баш дәүләт салым инспекторы Раилә Низамиева искә төшерә, салым түләү вакытын бозган очракта үз вакытында түләмәгән һәрбер көн өчен Россия Федерациясе Салым кодексының 3 пункты 75нче маддәсе нигезендә пеня исәпләнә.
Салым түләү буенча йөкләмәләрне үтәмәү яки тиешле тәртиптә башкармау РФ Салым кодексының 69нчы маддәсе буенча салым, җыю, пеня, штраф түләүләре турындагы таләпләре салым түләүчегә салым органнары тарафыннан юллау өчен нигез булып тора. Ә салым түләү таләпләре буенча йөкләмәләрне үтәмәгән очракта, салым органы суд тәртибендә бурычны кайтару карары юллый. Моннан тыш, бюджет алдында бурычлары булган гражданнар өчен илдән читкә чыгуны тыю гамәлдә.
Россия ФСХның рәсми сайтында “Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты” сервисында www.nalog.ru бурычларың булу турында белергә һәм аны түләргә мөмкин. Сервис бурычларны түләү өчен квитанцияләрне бастырып алырга, аны Интернет яки дәүләт хезмәтләре порталы аша түләргә ярдәм итәчәк.
Интернетка керергә мөмкинлеге булмаган гражданнар шәхсән салым инспекциясенә яки теләсә кайсы күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп, үз бурычларын аныкларга һәм түләү документын алырга мөмкин.
Салымнарны түләү – салым түләүченең мәҗбүри бурычы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев