Сәламәтлегегезне саклагыз
Җәмгыять

Сәламәтлегегезне саклагыз

Контрафакт алкоголь продукцияләрне хәтта аз гына күләмдә дә куллану кеше өчен куркыныч.

(Тәтеш, 17 март, "Тәтеш таңнары", Николай Плотников). Аны җитештерер өчен техник спирт файдаланалар, аңарда формальдегидлар һәм кырмыска кислотасы бар.

Контрафакт алкоголь җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүче затларга, РФ кануны нигезендә,  штрафка тартылу белән бергә, иректән мәхрүм ителү куркынычы да яный. Алдап ясалган товарда метил, яки агач спирты бар, ул организм өчен яман агу булып тора. Кешеләр аңардан үләләр яисә инвалид булып калалар. Куркыныч матдәләр үзәк нерв системасына – күзнең челтәр катлавына һәм күрү нервына зыян китерәләр. Мондый тәэсир итү күз күрүне югалтуга, көчле агулануга китерә, эчке органнар эшләүдән туктый. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе эксперт-белгечләре алкоголь сайлаганда ялгышмас өчен, кайбер урыннарга игътибар итәргә киңәш итә: тышкы язуларда кайчакларда бер яки берничә сүз алышына, һәм кулланучыларның күбесе моңа игътибар итми; шешәне әйләндерегез дә төбендә болганчыктан тонган әйберләр яки башка вак кисәкчекләр юкмы икәнлеген карагыз; заводларда шешәләргә тутыруны җитештерү бертөрле башкарыла; акциз маркасы яхшы итеп ябыштырылган булуын тикшерегез, аның ясалышына игътибар итегез – сулдан өстәге кырыйдагы “Россия Федерациясе” һәм “Федераль махсус марка” дигән язу, номерлар, серияләр типография ысулы белән эшләнә һәм кабатлана, күләме күрсәтелә; бөкесе, борып чыгару капкачының саклагыч алкасы борылырга, өзелгән булырга яки сыекча шешәдән агып чыгарга тиеш түгел.

Алкогольне бары тик махсус сәүдә нокталарыннан гына сатып алырга, кирәгеннән артык очсыз продукция артыннан кумаска һәм таныш булмаган затлар кулыннан һич кенә дә спиртлы эчемлекләр сатып алмаска киңәш ителә.


Нет комментариев