Социаль фонды: 1 февральдә ана капиталы 7,4 процентка индексацияләнәчәк
Җәмгыять

Социаль фонды: 1 февральдә ана капиталы 7,4 процентка индексацияләнәчәк

Беренче балага ана капиталының күләме 630,4 мең сум тирәсе, икенче балага 833 мең сумнан артык тәшкил итәчәк.

фото: Алсу Зиганьшина

2024 елның 1 февралендә ана капиталы 7,4 процентка индексацияләнәчәк. РФ Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин ведомство коллегиясе утырышында шулай дип белдерде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

«Беренче балага ана капиталының күләме 630,4 мең сум тирәсе, икенче балага 833 мең сумнан артык тәшкил итәчәк», - диде докладчы.

Вафин сүзләренчә, 2007 елдан 408,6 мең дәүләт сертификаты бирелгән, шуның 23,3 меңе – узган елда. Ана капиталын алучыларның күбесе аның акчасын торак шартларын яхшыртуга юнәлтә, дип искәртте спикер.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/1-fevralda-ana-kapitaly-74-procentka-indeksaciyalanacak-5882528


Нет комментариев