Татарстан прокуратурасында миграция мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады
Консультация алу өчен телефонга мөрәҗәгать итәргә кирәк: 8(843) 291 18 70.
Татарстан прокуратурасы миграция законнарын үтәү буенча кайнар линия оештырды. Бу хакта күзәтчелек органының матбугат хезмәте хәбәр итә. Белгечләр кызыксынган сораулар буенча мәгълүмат бирәчәк.
Консультация алу өчен телефонга мөрәҗәгать итәргә кирәк: 8(843) 291 18 70.
Шалтыратулар кабул итү декабрь ахырына кадәр дәвам итә: дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9:00-18:00 сәгатьләрдә, җомгада – 9:00-16:45 сәгатьләрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев