Татарстанда кыз бала коега егылып төшеп һәлак булган
Фаҗига урынына шәһәр прокуроры вазифаларын вакытлыча башкаручы Игорь Осипов килгән.
(Тәтеш, 3 июль, «Тәтеш таңнары»). Кичә Нурлатта ике яшьлек баланың югалуы турында игълан иттеләр.
«Татар-информ»га билгеле булганча, соңрак кыз баланы бер коедан тапканнар. Бала коега егылып төшкән һәм һәлак булган.
Фаҗига урынына шәһәр прокуроры вазифаларын вакытлыча башкаручы Игорь Осипов килгән.
«Процессуаль тикшерү оештырылды. Бу хәл прокуратурада контрольгә алынды», – дип хәбәр итте «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
Фото: © ТР Прокуратурасы
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/nurlatta-ike-yaslek-kyz-koega-egylyp-tosep-halak-bulgan-5873155
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев