Тәтештән Александр Подгорнов альтернатив абунә рәсмиләштерде
Җәмгыять

Тәтештән Александр Подгорнов альтернатив абунә рәсмиләштерде

“Авангард” газетасы редакциясендә абунәчеләребез арасында призлар уйнатылды

Тәтештән Александр Подгорнов альтернатив абунә рәсмиләштерде.

– “Авангард”тан башка берничек тә булмый, без газетага күнектек. 1979 елда хатыным белән өйләнешкәч үк аны алдыра башладык, газетасыз булмый, район һәм рес­публика яңалыкларын белеп торабыз. Хатыным белән безгә ул кызыклы. Элек без почтальон Светлана Филипповада языла идек, ә бу юлы альтернатив язылуны рәсмиләштерергә булдык, ул бераз арзанрак. Июльдән газетаны беренче тапкыр кибет аша алачакбыз, бу безгә уңайлы булачак. “Авангард”тан приз отуыбыз турындагы хәбәр безнең өчен көтелмәгәнчәрәк булды. Отышка квитанцияне безгә газета бирәчәк кибет хуҗабикәсе җибәргән булып чыкты. Менә шундый күңелле очраклылык, өйдә үтүк артык булмас, кирәге чыгар, – дип ­уртаклашты безнең тугры язылучыбыз.
 


Нет комментариев