Тәтеш районы пенсия фонды идарәсе искә төшерә
Җәмгыять

Тәтеш районы пенсия фонды идарәсе искә төшерә

Бүгенге көндә Тәтеш районында дәүләт социаль ярдәмен 2918 кеше ала,

(Тәтеш, 20 август, «Тәтеш таңнары», Алсу Җиһаншина фотосы).Тәтеш районы пенсия фонды идарәсе искә төшерә, социаль хезмәтләр алуга хокукы булган, ләкин аны акчалата алган федераль ташламачыларның 1 октябрьгә кадәр  пенсия фонды территориаль органына, яки РПФ сайтындагы “Шәхси кабинет” аша  тиешле гариза бирү һәм үзләренә социаль пакет алу хоку­кын кайтару мөмкинлеге бар. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйн­варыннан гамәлдә булачак.

Бүгенге көндә Тәтеш районында дәүләт социаль ярдәмен 2918 кеше ала, бу дару препаратлары белән тәэмин итү, шифаханә-курортта­ дәвалану, шәһәр яны тимер-юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бушлай бару һәм кайтуны үз эченә ала. 


Нет комментариев