Рус теле көне – рус теленә багышланган халыкара көн. Берләшкән милләтләр оешмасы тарафыннан 2010 елда гамәлгә куелган.
(Тәтеш, 4 июнь, "Тәтеш таннары"). Рус теле көне 6 июньдә бөек шагыйрь Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә билгеләп үтелә..
Гүзәл Сәйфетдинова, Бидәңге төп мәктәбе педагогы:
– Рус теле минем өчен туган телем түгел, әмма мин анарда иркен сөйләшәм, бөтен дөнья – Россиядә генә түгел, чит илләр буенча миллионлаган кешеләр кебек үк әлеге телдә хезмәттәшләрем һәм дусларым белән аралашам. Рус теле – бик катлаулы, дөньяда иң катлаулы телләрнең берсе. Тик, шул ук вакытта, ул матур һәм үзенчәлекле. Миңа аның ничек яңгыравы ошый. Әдәби китапларны уку өчен, сүзләрнең мәгънәсен белү өчен аны өйрәнергә кирәк. Чөнки рус теле – рус халкының горурлыгы. Бөтен дөнья белгән һәм без алар белән горурланган бөек язучылар теле.
Алексей Никоноров, РПФның ТР буенча Тәтеш районы Идарәсенең клиентлар хезмәте
җитәкчесе урынбасары:
– Рус теле минем өчен туган тел. Мин әлеге телдә уйлыйм, язам һәм аны яратам. Һәрвакыт янәшәңдә булган нәрсәне яратмаска буламы?
Евгения Старшинина, мәгариф тармагы ветераны:
– Мин шактый озын гомер кичердем. Мин һөнәрем буенча педагог-музыкант, музыка миңа дөньядагы күп кенә телләрнең матурлыгы белән танышырга мөмкинлек бирде. Аларның кайберләрендә җырлар башкардым. Музыка аша телләр тирән мәгънәле, хисле кабул ителә. Минем милләтем рус. Күңелем – рус. Рус телендә уйлыйм. Рус телендә сөйләшәм. Ә рус телендәге җырлар миңа барысыннан да кадерлерәк. Бервакыт 12 яшьлек бала миңа бары тик инглиз телендә генә җырларга мөмкин дип белдерде, чөнки ул аны өйрәнә иде. Авыр булып китте. Сине үстерүчеләрне ничек яратмаска мөмкин? Минем өчен Россия, кече ватан, тел – яшәү мәгънәсе.
Евгения Трифонова, Тәтештәге 2нче урта мәктәп укытучысы:
– Рус теле турында сөйләгәндә, хәзерге вакытта аның өчен авыр вакыт булуын билгеләп үтәсем килә: яшьләрнең яңа төрле сүзләре безнең сөйләмебезнең бөтен матурлыгын юкка чыгара. Ә бит рус теле – бөек ил, бөек халык һәм бөек мәдәният теле! Ул нинди матур һәм үзенчәлекле! Һичшиксез, бу катлаулы тел, әмма аны белү – ул зур бүләк алган кебек. Минем өчен рус теле – ул музыка һәм сәнгать белән бертигез. Ул миңа уйларым, туган шәһәрем, туган йортым һәм гаиләм кебек якын.
Нет комментариев