Тукай иҗаты – халыкара хәзинә
Тәтештә Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көне уңаеннан зур бәйрәм булды.
Шигърият кичәсе Тәтештәге балалар сәнгать мәктәбендә Тәтеш районының “Ак калфак”, “Татар гаиләсе” иҗтимагый оешмалары җитәкчесе, “Хатын-кызларның интернациональ берлеге” ТИО вице-президенты Рима Сафиуллованың һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Николаеваның сәламләү сүзләреннән башланып китте.
Рима Гомәр кызы Тукай иҗатының мәңгелек икәнен, үзеннән соң килгән буыннарга илһам чыганагы булып торуын билгеләп үтеп, туган телебезне, әдәбиятыбызны үстерүгә лаеклы өлеш керткән һәркемгә җылы теләкләрен ирештерде.
Бәйрәмдә Тәтештәге 1нче, 2нче һәм татар урта мәктәпләре, кадет мәктәп-интернаты, Алабирде, Бидәңге, Бакырчы, Олы Тархан, Зур Әтрәч, Монастырский, Нармонка мәктәпләре укучылары, шәһәрдәге “Миләшкәй”, “Әкият”, Келәш авылының “Кояшкай” балалар бакчалары сабыйлары, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, җирле шагыйрьләр, Тукайга багышлап шигырь иҗат итүчеләр чыгыш ясады.
– Яз һәм Тукай аерылгысыз төшенчәләр, шуңа күрә без һәр елны Тукай туган көнен көтеп алабыз. Бөек әдибебезнең иҗатына мәхәббәт кече яшьтән үк башлана.
Аның шигырьләрен балалар бакчалары сабыйлары да, башлангыч һәм өлкән сыйныф укучылары да бик теләп өйрәнәләр, тормыш юлы, иҗаты белән кызыксыналар. Бәйгедә катнашучылар исәбе елдан-ел арта бара, – диде жюри вәкиле Асия Ибраһимова.
Тукай әсәрләре буенча район күләмендә бәйге игълан ителгәч, рәсем, кул эшләре бәйгесендә дә катнашучылар шактый булды. Чын рәссамнарча зәвык белән ясалган рәсемнәрдән, берсеннән-берсе матур һәм үзенчәлекле итеп эшләнгән төрледән-төрле сыннардан күргәзмә бизәлгән иде.
Иҗат кичәсендә Тукай шигырьләре татар, рус, чуваш, мордва телләрендә яңгырады.
Театральләштереп сөйләнгән “Бала белән Күбәләк”, “Фатыйма белән Сандугач”, “Яңгыр һәм Кояш”, “Тукай иртәсе” “Шүрәле” һәм башка әсәрләр, бөек Тукай шигырьләренә язылган җырлар чарага үзенчәлек һәм ямь өстәде. Кыскасы, Тукай иҗаты әдәпкә, тәртипкә, намуслы булырга өйрәтә.
Шигырь бәйрәмендә Тукайга багышлап үзләре язган шигырьләрне сөйләүчеләр дә булды. Бу да үзенә бер төрле соклану уятты. Һәр чыгышны тамашачылар көчле алкышларга күмде.
Ахырдан Рима Сафиуллова VIII Бөтенроссия “Ак калфак” укучы кызлар һәм егетләр бәйгесе финалына чыккан районыбыз укучыларын һәм аларны әзерләгән педагогларны дипломнар, акчалата сертификатлар белән бүләкләде.
Шулай ук шигырь бәйрәменә әверелгән чара барлык укучыларга да дипломнар тапшыру, “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.
Туган телебезнең байлыгы, матурлыгы бәйрәмнәрдә аеруча да нык тоела.
видео: Сания Самигуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев