Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Учак кабызмагыз

Тупас азыкларны әзерләгәндә һәм игеннәрне урып-җыйган вакытта янгынга каршы тәртипкә аеруча игътибар итәргә кирәк.

(Тәтеш, 26 июль, «Тәтеш таңнары», Елена ВИКТОРОВА, фото Гузәл Сумочкина). Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча янгын күзәтчелеге дәүләт инс­пекторы Денис Сафиуллин әйтүенчә, янгыннарны булдырмас өчен кайбер таләп­ләрне үтәү зарур.

Төзелешләр һәм корылмалар янәшәсендә учак кабызу, аларны урман буйларында һәм урман-посадкаларында сүндермичә калдыру, салам калдык­ларын һәм кырлардагы камылларны яндыру, печән һәм салам кибәннәрен (эскертләрне) төзелешләр һәм корылмалар арасындагы янгынга каршы буш урыннарга һәм юлга кадәр кимендә 20 метр ераклыкта, бина һәм корылмаларга кадәр кимендә 50 метр, электр тапшыргыч линияләргә һәм башка инженерлык корылмаларына кадәр кимендә 15 метр ераклыкта өеп кую тыела.

Янгынга каршы су белән тәэмин итүгә игътибарлы булырга кирәк, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда кимендә 200 литр су булу зарур.

Район оешмалары һәм хуҗалыклары җитәкчелә­ренә елның теләсә кайсы вакытында янгын сүндерү техникасына су тутырып алу өчен  янгынга каршы ясалган сулыкларны кирәк-ярак җайланмалар белән тәэмин итүгә ашыгыч һәм нәтиҗәле чаралар куллану кирәк. 

ТР Тәтеш районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге янгын куркынычсызлыгы таләпләрен боз­маска чакыра. Янгынга каршы тәртипне бозучыларга гамәлдәге закон нигезендә административ йогынтыдагы чаралар кулланылачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев