Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Угрылык ешайды

Шәһәрдә һәм Тәтеш районда фатирларны талау очраклары торган саен ешая бара.

(Тәтеш, 27 август, «Тәтеш таңнары»). Караклардан үз милкеңне ничек сак­ларга кирәклеге хакында Росс­ия Эчке эшләр минис­трлыгының Тәтеш районы бүлеге начальнигы Ренат Хәсәнов үз тәкъдимнәрен бирә:  “Нигездә, җинаятьләр көндезге вакытта йөри, йорт хуҗалары эштә чакта. Талау өчен йортны явыз ниятле адәмнәр бик еш кына алдан ук сайлап куя. Бу яки теге йорт һәм фатирдан никадәрле күләмдә “табыш” алып чыгып буласын белер өчен җинаятьчеләргә бары тик күзәтеп йөрү дә җитә: кыйммәтле машина, торак хуҗаларының киемнәре, йорт яисә фатирның торышы. Булачак корбаннары турында белеп торган “җиткерүчеләр” барлыгы да искәрмә түгел. 

Караклар йорт һәм бүлмәләрнең торышын өйрәнә алмасын өчен, тәүлекнең караңгы вакытында тәрәзә пәрдәләрен томалагыз. Кичләрен йорттан чыгып киткәндә өйдә кешеләр барлыгына охшатып, утны кабызып калдырырга мөмкин. Көндез, эшкә киткәндә, җилләтү өчен тәрәзәләрне ачык калдырмагыз – караклар аны җиңел генә сүтеп алалар. Балкон ишекләрен һәм тәрәзәләрен тыгыз итеп ябыгыз.
Күптән түгел генә бер йортны таларга керергә омтылу очрагы сигнализация ярдәмендә булмый калды. Йортларны видеокүзәтү камералары, сигнализация белән тәэмин итегез.

Таныш булмаган һәм очраклы гына килгән кешеләрне өйгә керергә чакырмагыз. Фатирда акча, алтын әйберләрне бер урында сак­ламагыз, алар турында белгән кешеләр белән элемтәне чикләгез. Ялга яисә командировкага киткәндә – ачкычны күршеләрегезгә бирегез һәм фатирыгыз­ны күзәтүне үтенегез, алар сезнең торакны “җанландырып” торсыннар. Ышанычлы бикләү җайланмасы белән корыч ишек – сезнең тыныч тормышның ныклы гарантиясе. 

Шәхси йорт территориясендә эт асрау да каракларны куркытырга мөмкин. 

Фатирларны талар алдыннан, карак­лар төгәл фатирны билгеләү, ничә кеше яшәвен, аларның билгеле бер сәгатьтә өйдә булмаулары турында өйрәнү этабын узалар. Шуңа да, шикле кешеләргә һәм машиналарга игътибарлы булыгыз. Алар турында кичекмәстән полициягә хәбәр итегез.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев