Укучы гәҗит турында: Халидә ГАЛИӘКБӘРОВА
“Тәтеш таңнары”н 15 елдан, Алабирдегә килен булып төшкәннән бирле алдырабыз.
(Тәтеш, 30 декабрь, Тәтеш таңнары). Халидә ГАЛИӘКБӘРОВА, Алабирде:
– “Тәтеш таңнары”н 15 елдан, Алабирдегә килен булып төшкәннән бирле алдырабыз. Аңа кадәр, Баймәттә әти-әни янында яшәгәндә дә алдырдык. Әнием Әлфинур да гомер буе яратып укый, килгәнен түземсезләнеп көтеп торам, ди. Гәҗиттә миңа күбрәк рецептлар, файдалы киңәшләр ошый. Гыйбрәтле язмаларны, авылдашлар турындагы мәкаләләрне бик кызыксынып укыйм. Танышларны гәҗит битләрендә күргәч, ихластан сөенәм. Балаларым мәктәптә укый, алар да мәгариф тормышы, спорт яки гәҗит уздыра торган кызыклы бәйгеләрне игътибардан читтә калдырмыйлар, аларда теләп катнашалар. Район гәҗите һәркем өчен кирәк, дип уйлыйм. Редакция хезмәткәрләренә иҗат уңышлары, сәламәтлек, илһам чыганагы телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев