Реклама
Җәмгыять
Улларын сагынып көтәләр
Олы Шәмәк авылында яшәүче Алена һәм Андрей Югушевлар уллары Дмитрий хезмәт итә торган хәрби частьтән Рәхмәт хаты алганнар.
(Тәтеш, 28 май, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова).
“Сез улыгызның армия хезмәте кыенлыкларыннан курыкмавы һәм Ватанны саклаучылар сафында лаеклы урын алуы белән горурлана аласыз. Часть командованиесе сезгә шундый ул тәрбияләгәнегез өчен зур рәхмәт белдерә. Дмитрий алга таба да җаваплы эшләр башкарганда үзен чын ир-атларча күрсәтер дип ышанабыз”, – диелә хатта.
Россия армиясе сафларына егет узган елның июлендә чакырылган булган.
– Улым армиягә теләп китте, – ди Алена Георгиевна. – Безнең нәселебездә ир-атлар Ватанны саклау буенча үз бурычларын намус белән үтәделәр. Аның әтисенә Балтыйк диңгез флотында хезмәт итәргә туры килгән, абыйлары да хезмәт иткән. Улым да әтисе юлыннан китәргә теләде, ләкин ул Читага эләкте. Анда элемтәче һөнәрен үзләштерде, шуннан соң Көньяк Осетиягә җибәрделәр. Һәм хәзер ул бу якларга эләгүенә бер тапкыр да үкенми. Атна саен шалтырата, бөтен нәрсә дә яхшы, күнектем, ефрейтор исеме алдым, ди. Татарстаннан аның янәшәсендә якташлары булмаса да, хезмәттәшләре арасыннан яхшы дуслар тапкан. Сугышчылар палаткаларда яши, аларның барысы да җайлаштырылган, дип сөйли. Миңа ничек ашатулары кызык, улым яхшы, тәмле, туклыклы ашаталар, дип җавап бирә...
Дмитрийга хезмәт итеп бетерергә күп калмаган, туганнары Ватанны саклаучыны зарыгып көтә. Частьтән килгән Рәхмәт хатына, әлбәттә, алар бик шат, уллары өчен горурланалар һәм шулай да алар өчен иң яхшы бүләк – озак көтелгән очрашу булачак.
фотосы Югушевлар гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев