Реклама
Җәмгыять
Үзгәреш тәтешлеләргә кагылмаячак
1 майдан пенсияләрне кулга китереп бирүне бары тик “Россия почтасы” гына гамәлгә ашырачак.
(Тәтеш, 22 апрель, “Тәтеш таңнары”).
– Пенсионерлар агымдагы елның маеннан пенсияләрне һәм социаль түләүләрне китерүдә булачак үзгәрешләр турындагы сораулар белән күп шалтырата. 2023 елның 1 маеннан пенсия һәм социаль түләүләр белән фәкать “Россия почтасы” хезмәткәрләре генә шөгыльләнәчәк, акчаны элеккечә үк банкоматларда яки банк бүлекләрендә саклык кенәгәсеннән алып булачак. Альтернатив (шәхси) оешмалар пенсияләрне бирмәячәк.
Үзгәрешләр Тәтеш пенсионерларына кагылмаячак! Чөнки безнең район территориясендә пенсияләрне бирү белән бары тик “Россия почтасы” хезмәткәрләре генә шөгыльләнә, – дигән мәгълүматны бирде Тәтешнең почта җибәрү һәм матбугатны сортировкалау һәм эшкәртү участогы начальнигы Татьяна Еремеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев