Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ватанны саклаучы белән горурланалар

Тәтештә яшәүче Ольга һәм Юрий Мальцевларга уллары ­Даниил хезмәт итә торган хәрби часть командованиесеннән Рәхмәт хаты килгән.

(Тәтеш, 9 апрель, “Тәтеш таңнары”, Лина Тихонова). 

– Сезнең улыгыз үзенең хәрби бурычын үрнәк булырлык итеп үти, ышанып тапшырылган корал һәм хәрби техниканы бик яхшы белә, хәрби өйрәнүләр һәм хезмәт  итү барышында тырышлык һәм осталык күрсәтә. Сез бөек Россиянең лаеклы саклаучысы белән горурлана аласыз, – дигән юлларны укыйбыз хаттан.  

Ольга Александровна безнең белән шатлыклы хәбәрен уртаклашты һәм май аенда инде алар улларының өйләре­нә кайтуын көтүләрен хәбәр итте. 

– Безнең Даниил хезмәт итәргә теләп китте, – диде ул. – Шәһәрдәге 1нче мәктәптә укыганда ук инде ул спорт белән бик яратып шөгыльләнде, физик әзерлекнең тормышта һәм аеруча да армиядә кирәге чыгачак дип әйтә иде. Мәктәпне тәмамлаганнан соң – ветеринария техникумына, ә аннары  Казандагы институтка читтән торып укырга керде, Буада эшләде. Улыбыз Кырым Республикасында, Севастопольдә хезмәт итәргә эләкте. Зенит-ракета полкында, мәгълүмат системалары буенча хезмәт итә. Узган елның ноябрендә аңа “өлкән мат­рос” исеме бирелде. Даниил шалтырата, хезмәт итүе яхшы булуын, күп дуслар табуын, күп нәрсәләргә өйрәнүен, шәһәрнең гүзәллегенә сок­лануын әйтә. Ул үзе әйткәнчә, кайткач, эшләвен һәм укуын дәвам итәчәк. Безнең ишле гаиләбез тату, без аны барыбыз да зарыгып  көтәбез һәм Даниилыбызның намуслы хезмәт итүе белән ­горурланабыз.   

фотоны Мальцевлар тәкъдим иттеләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев