Үзара салым программасы буенча мин акча тапшырырга тиешме
Җәмгыять

Үзара салым программасы буенча мин акча тапшырырга тиешме

Тәтеш районы прокуратурасы аңлата

(Тәтеш, 7 март, «Тәтеш таңнары»). 
Үзара салым программасы буенча мин акча тапшырырга тиешме?, сорый Нармонка авылы җирлегендә яшәүче

Тәтеш районы прокуратурасы аңлата:
– “Россия Федера­ция­сендә җирле үзидарә оешма­ларының гомуми тәр­тип­ләре турында”гы 25нче маддә (№ 131 ФЗ) ни­гезендә, ­гражданнар җыелышында кабул ител­гән карарлар җирлек тер­риториясендә мәҗ­бүри үтәлергә тиеш. Гражданнар җыелышындагы карар, әгәр аның өчен гражданнар җыелышында катна­шучыларның яртыдан күб­рәге тавыш биргән булса, кабул ителгән дип санала.


Нет комментариев