Зур этәргеч
Тәтеш районы “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре Арчада узган күчмә утырышта булып кайтты.
(Тәтеш, 27 август, «Тәтеш таңнары», Сания СӘМИГУЛЛИНА). Ул “Арча төбәгеннән чыккан язучыларның әсәрләрендә чагылдырылган йола, гореф-гадәтләрнең бүгенге көнкүрештә кулланылышы” дип исемләнгән иде.
Анда шулай ук Австралия, Швеция, Германия, Болгария, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстаннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән 150гә якын делегат катнашты.
“Безне, кунакларны, 50 еллык тарихы булган “Арча егетләре” һәм “Ләйсән” ансамбльләре каршылады. Алар башкаруындагы җырларны бик яратып тыңладык, – диде районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова. – Арчадагы өч көнлек күчмә утырышның беренче көнендә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә булдык. Анда педагогия уку йорты белән таныштык һәм аннары төркемнәргә бүлендек. Шулай итеп, күчмә утырыш барышында “Хәтер чылбыры” фестивале җиңүчеләре белән очраштык, Шекә авылы клубы каршында эшләп килүче “Мирас” коллективының сәхнәләштерелгән “Җыен”, Сөрде клубы каршында эшләп килүче фольклор коллективының “Орчык өмәсе” күренешләрен карадык. Сәхнәләштерелгән чараларда балаларның, яшьләрнең катнашуы, аларның борынгы халык иҗаты белән кызыксынуы аеруча да сөендерде. Йомгаклау җыелышында эш барышына кагылышлы бурычлар билгеләнде. Шулай ук районыбызда уздырылган чаралар хакында чыгыш ясадым”.
Аннан алган тирән тәэсирләр, әлбәттә, районыбыз “Ак калфак”ларына да тәҗрибә алмашу һәм эшчәнлек юнәлешендә зур этәргеч булып тора.
“Әби-бабайларыбызның борынгы эш кораллары, музейга төрле илләрдән җыеп тупланган 62 телдә басылган 500гә якын “Әлифба” китабы, мине, шәхсән, аеруча да кызыксындырды. Без шулай ук кичке Сабан туйда да катнаштык. Андагы хис-кичерешләрне әйтеп бетергесез. Әле тагын чигү буенча осталык дәресе дә мавыктыргыч оештырылган иде. Арча районының төрле авылларында булып, халык һөнәрчелеге, биредәге йолалар, гореф-гадәтләр белән таныштык”, – дип уртаклашты районның татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова.
Тәтеш районында да “Ак калфак” оешмасы матур гына эшләп килә. Алар тарафыннан уздырылган һәм оештырылган чараларда татар халкының онытылмас гореф-гадәтләре, күркәм йолалары ачык чагыла. Шуңа күрә башка төбәкләр һәм районнар белән элемтәдә торып, дуслык җепләрен ныгыту барыбыз өчен дә мөһим һәм зур әһәмияткә ия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев