Аларга волейболда һәм тенниста тиңнәр булмады
Спорт

Аларга волейболда һәм тенниста тиңнәр булмады

Биектауда спортның берничә төре буенча “Сәламәтлек-2021” җәйге спартакиада узды.

(Тәтеш, 16 июнь, "Тәтеш таннары"). Ярышлар республиканың 6 оешмаcыннан мәгълүмат­лаштыру һәм элемтә тармагы хезмәткәр­ләрен берләштерде.

Республика телевизион һәм радио челтәренең Тәтеш филиалы (Тәтеш цехы) командасы авыр һәм киеренке спорт көрәшендә волейбол һәм өстәл теннисы буенча беренче урыннарны һәм мини-футбол буенча өченче урынны алды.

Шунысы куанычлы, ярышларда мәктәп укучылары һәм студентлар гына түгел, ә безнең шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре дә ­катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Тәтеш телерадиотапшырулар цехы республиканың көньяк-көнбатыш зонасындагы 8 районга хезмәт күрсәтә.
 


Нет комментариев