Анда Тәтеш, Буа, Чүпрәле, Кама Тамагы районнарыннан балалар ярышты.
(Тәтеш, 23 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Тәтештә атказанган укытучы, ТРның физик культура һәм спорт отличнигы Рәшит Габдрахманов Кубогына җиңел атлетика буенча XI ачык Беренчелек булып узды.
Беренчелектә катнашучыларның саны елдан-ел арта бара, ә аны үткәрү үзенә бер төрле матур гадәткә һәм районның спорт тормышында чын вакыйгага әверелде.
Беренчелекне ачу тантанасында район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Сергей Павлушин, Тәтешнең спорт мәктәбе директоры Валерий Рыжов катнашты. Алар Рәшит Габдрахмановка ярышларны оештырганы өчен рәхмәт белдерделәр. Җиңел атлетчылар 1000 метр ераклыкка йөгерүдә ярышты. Җиңү кемгәдер җиңел бирелде, кайберәүләргә шактый көч куярга туры килде. Башкача була да алмый, спорттагы уңыш – ул үз өстеңдә эшләү нәтиҗәсе һәм белемле остазларның хезмәте.
“Катнашучыларның саны ел саен арта, бу юлы алар йөзгә якын иде. Ярыш кысаларында берничә югары нәтиҗә күрсәтелде, балалар үзләренең шәхси казанышларын яхшырткан. Ераклык яңача иде, шулай да, киләсе ярышларны төзекләндерелгән Җиңү паркында уздырырбыз, дип өметләнәбез. Гражданнары яклау көллияте студентлары, спорт мәктәбе тренерлары хөкемдар буларак катнашты”, – дип сөйләде Тәтешнең спорт мәктәбе тренеры Рәшит Габдрахманов.
“Әлеге ярышта мин инде өченче тапкыр катнашам. Ниһаять миңа Кубокны җиңеп алу насыйп булды! Ел дәвамында без ныклап шөгыльләндек, “Акчарлак” лагеренә спорт җыелмасына бардык. Чүпрәледән Сергей узган елны мине җиңгән иде, быел мин аны җиңүгә ирештем”, – дип уртаклаша ярышта катнашкан Евгений Понедельников.
Үзләренең яшь категориясендә җиңүчеләр һәм призерлар дип танылдылар: Татьяна Ханжина, Евгения Лебедева, Даниил Степанов, Михаил Мечтанин, Карина Абашина, Петр Ильмусев, Никита Чайкин, Варвара Танькова, Виктория Чугунова, Алинә Гарифуллина, Евгений Понедельников, Венера Камалова, Виолетта Гудкова, Денис Сидоров.
Нет комментариев