Балалар бакчасы коллективы барлык сынауларны уңышлы үтте.
(Тәтеш, 24 март, “Тәтеш таңнары”). Бүген «Сабый» балалар бакчасы хезмәткәрләре «ГТО» бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәүдә актив катнаштылар.
Һәр катнашучы төрле яшь категорияләре өчен билгеләнгән сынауларны үтәгән: ике аяк белән этәрү белән урыннан озынлыкка сикерү, идәндә ятып кулларны бөгеп һәм җәеп, гимнастика эскәмиясендә туры аяклар белән басып торудан алга авышу, аркада ятып торудан гәүдәне күтәрү һ. б. Балалар бакчасы коллективы барлык сынауларны уңышлы үтте.
Спорт чарасы күрсәткәнчә, балалар бакчасы хезмәткәрләре чыннан да хезмәткә дә, оборонага да, ГТО нормаларын тапшыруга да әзер. Аны Тәтеш шәһәренең «Сабый» балалар бакчасы» хәбәр итә.
Нет комментариев